Сарсаз-Баграж авылында Сабантуй узды
Узган шимбәдә Сарсаз-Баграж авылында милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләде. Традиция буенча, бәйрәмгә җыелган халык гореф-гадәтләрне барлап кыр батырын билгеләде, милли уеннарда катнашты, дус-туганнары белән очрашты гапләште, күңел ачты, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы журналисты Клара Ермолаева.