Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман ягындагы Наратасты авылында каз өмәсе гөрләде

Ирина һәм Алексей Лабашовлар туганнарын, авылдашларын каз өмәсенә җыйдылар.

Каз өмәсе, элек-электән, авылның бер матур гадәте саналды. Кызганыч, күп авылларда халык каз асрап интекми. Чөнки йомшак бәбәкләр ап-ак каурыйлы казлар булып җиткәнче, байтак чиләнергә кирәк шул.

Соңгы берничә ел дәвамында Ирина һәм Алексей Лабашовлар үз хуҗалыкларында меңнәрчә каз асрадылар. Бәбкәдән алып, барысын да исән-сау саклап үстерү бер дә җиңел булмагандыр. Тырыш, уңган һәм бар кешегә дә ачык йөзле Ирина белән Алексей аның авырлыгын үзләре генә белгәннәрдер. Тәүлек буе саклап-күзәтеп тору, вакытында һәм тиешенчә ашату – берничә атнага гына түгел, айлар буена тырышлык, түземлек таләп итә каз асраучылардан. Төннәрен каз авына чыгучы төлкеләр дә юк түгел. Игәнә елгасына төшергәч, казларны күздән яздырсаң, көн яктысы дип тормый, төлке сагалап кына йөри...

Меңнәрчә каз асраганда, Лабашовлар ай буе өмә оештырдылар. Алар хәзер казны ул кадәр күп итеп асрамыйлар икән. Шулай да, ишегалды тутырып йөргән үрдәк, тавык ише кош-корттан тыш, быел 50 каз үстергәннәр. Үткән ял көннәренең берсендә, икесе яклап та туган-тумачаны, авылдашларын җыеп, зурлап каз өмәсе үткәргәннәр. Өмәдә Иринаның 86 яшьлек әнисе Татьяна да, Михаил дәдәенең хатыны Галина да катнашкан. Иринаның тутасы Катяның ире Геннадий һәм Алексейның җизнәсе Михаил каз йонын хатын-кыз затыннан бер дә ким йолкымаулары белән өмәчеләрне сокландырганнар. Алексейның бертуган тутасы Галина, әтисе яклап туганнары Мария һәм башка бик күпләр каз өмәле яшьлек елларын, әти-әниләре заманында каз өмәләренең күңелле үтүен искә төшереп сөйләгәннәр.

Өмәчеләрне соңыннан, каз итеннән пешерелгән бәлеш, тәм-томлы мул табын көткән. Лабашовларның төп нигезе җылысын саклап, барлык туганнарны берләштереп яшәүче Ирина белән Алексейларда бәйрәм табыны һәрвакыт мул була. Мәңгелеккә күчкән бианасы Нинага (һәм үз әнисе Татый кодагыйга) охшап, Иринаның аш-суга кулы ята, ул әзерләгән ризыкны мактый-мактый ашыйлар. Гаилә башлыгы, әтисе Николай кебек үк киң күңелле Алексей да бар туган-тумачага хөрмәт күрсәтергә, аларны төп йортка җыярга ярата. Ирина белән Алексей – үз балаларына дөрес тәрбия бирүче ата-ана да әле. Аларның төпчек кызлары Милана Петровка мәктәбендә укый. Уртанчы кызлары Валя Чаллыдагы институтта соңгы курста белем ала. Олы кызлары, Мәскәү институтында эколог белгечлеге алган Оля башкалада эшли.

Тирә-якны ап-ак кар каплаган көннәрнең берсендә, Лабашовлар капкасыннан Игәнә елгасына кадәр каз каурыйлары сузылыр... Ул каз каурыйларын, киләсе елларда да казларның күп булып үсүләрен, гаиләдә, авылда – иминлек, илләрдә тынычлык булуын һәм һәркемгә сәламәтлек тели-тели, Лабашовларның төпчек кызы Милана, әнисе Ирина белән бергәләп, сукмак буйлап сибәрләр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев