Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республиканың икенче гимнны язган композиторыбыз

Роберт Андреев — җырчы, үзешчән композитор, Габдулла Тукай һәм Рафаил Төхфәтуллин исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Роберт Андреев — җырчы, үзешчән композитор, Габдулла Тукай һәм Рафаил Төхфәтуллин исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аеруча үзешчән композитор Республикабызының икенче гимнына әверелгән “Мин яратам сине, Татарстан” җыры буенча билгеле.

Роберт Егорович Андреев 1956 елның 31 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Баткак авылында туа. 1963 — 1965 елларда Баткак башлангыч, 1965 — 1971 елларда Салкын Алан сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 1971 — 1975 елларда Әлмәт газ сәнагате техникумында «сәнагать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча укый. 1975-1978 елларда Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә. 1978 елдан Әлмәттә төзелеш остасы булып эшли.1986 — 1991 елларда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем ала.



1982 елдан «Татнефть» ААҖ нең «Татнефть — газ эшкәртү» идарәсе «Ромашкино» санаториенда (Зәй районы) әйдәүче инженер, санаторий директорының күмәк эшләр өчен җаваплы урынбасары вазифасында эшли

1986 елдан башлап, җырларга көйләр яза. Аеруча халык яратып тыңлый торганнары:
Клара Булатова сүзләренә язылган «Су буенда кыяк үлән» , «Яшьлекне сагыну»,«Кызара инде миләшләр», «Өзгәләнү»,«Язлар кайтты»;
«Ак нигез» , «Шаулый урман», «Биш алма» ,«Мәхәббәт ул булмый җавапсыз»,«Җавап көтмә».

Җырчы Җәкәү йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев