Ольга дүрт малаена да күлмәкне үзе тегә
Хәбәрләр

Ольга дүрт малаена да күлмәкне үзе тегә

Күптән түгел генә авылыбыз клубында "Минем гаиләмнең мәдәни традицияләре һәм гореф-гадәтләре" дип исемләнгән кичә үтте

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Ольга һәм Геннадий Семеновлар — иң уңган гаиләләрнең берсе.  Бу гаилә дә әлеге кичәдә катнашты. Ольга Семенова мәктәптә химия-биология фәннәрен укыта. Хезмәте авыр булса да, авылның мәдәни чараларында да актив катнаша ул. 25 елдан бирле "Чулпы" Халык фольклор ансамблендә солистка. Акыллы, сабыр хатын кул эшләренә дә вакыт таба. Дүрт малай әнисе балаларына күлмәкләрне дә, керәшен киемнәрен дә тегә. Бәйләргә, чигәргә дә бик оста. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев