Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗановка – бер бәйләм сорау

10 март – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗановның туган көне. Телефоннан шалтыратып, аның белән кыска гына әңгәмә кордык

– 54 яшен тутырган артист Олегның иң зур хыялы?

– Казаклар Чаллысы авылында төп нигездә салган йортымда шау-гөр килеп оныклар чабып йөрсә иде. Анда, үзем шикелле, тормышны, кешеләрне яратучылар белән тыныч кына яшисем килә. Яшь чагымның башка хыяллары тормышка ашты дип беләм. Иң кирәге – ил-көннәр тыныч, үзебез исән-сау булыйк.

– Олег, туксанынчы елларда дуамал да, хисчән дә яшьлекнең үзе булып, шаулап-гөрләп театр сәнгатенә килеп кердең син. Түбән Кама тамашачысын уен осталыгы белән генә түгел, үз-үзен тотышы, җырлары белән гашыйк иткән Олег кайчан үз концертын оештырыр икән дип, күпләр көтте...

– Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшләгәндә концертымны әзерләп бетергән идем, Казан шәһәренә, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә чакырып алдылар. Берничә ел элек юбилей концертына әзерләнгәндә бармакларымны өздерттем... Концертымны әзерләп кенә җиткерәм, әле бер, әле икенче каршылык килеп чыга тора. Шуңа да хәзер инде концерт куям дигән хыялым да юк.

Берсендә шулай Зөһрә апа Шәрифуллина белән юлда барганда, ул миңа бер яңа җырын тыңлатты:

Күкрәп чәчәк аткан чаклар – бер вакыт кына,
Яшьлек вакыт, матур вакыт – бер вакыт кына,
Ярсу ташкын кебек чаклар – бер вакыт кына, бер вакыт кына...

Җырның башыннан азагына кадәр гел бер үк сүз кабатлана: “бер вакыт кына, бер вакыт кына”. “Дөресен әйтәм, Зөһрә апа, аңлый алмыйм әле”, – дим. Миңа карап-карап торды да: “Ул яшкә җитмәгәнсең шул әле”, – дип кенә куйды. Башка бер сүз дә әйтмәде...

Әнә шул “бер вакыт кына” дигәне концерт оештыру уема да кагыла. Хәзер андый ашкыну юк, тормышта үкенеч калмасын дигән нияттән генә чыгуым. Бәлки ул концерт түгел, ә “Хатирәләре кичәсе” булыр. Язмыш гомер юлымда миңа бик яхшы кешеләрне очратты. Ул кичәдә аларның да яраткан җырларын искә төшереп аласым килә. Ниндидер шоу түгел, ә иҗат юлыма күз салу, истәлекләрне барлау булыр...

– Олег, башкарган рольләрең арасыннан үзең иң яхшысы, иң уңышлысы дип кайсын саныйсың, дигән тапталган сорауны бер дә бирәсе килми. Ә шулай да?

– Аларның һәрберсе матур, һәрберсе кадерле. Кайчандыр мине артист буларак таныткан “Кызлар кызык итәләр” комедиясендәге яшьлек кайнарлыгы, хыялыйлык... Хәзер алай уйный алмас идем инде. Тамашачы тарафыннан югары бәяләнгән “Микулай” спектакле дә бар бит әле. “Микулай” фильмында да эпизодик рольдә – Микулай белән бергә уйнап-үскән күршесен уйнадым. Капма-каршы әсәрләр. Мин театр сәхнәсендә уйнаган Микулайның ул фильмда “м” хәрефе дә юк. Бу хакта сүз озайтасым да килми. “Микулай” фильмы ничек төшерелгәнен тулысынча күрмәдем, үзем уйнган өзекләрдән чыгып кына әйтәм. Анда керәшен йолалары, керәшен гадәтләре – туй күренешләре, табында җырлашып утырулар гына кертелгән, ә чын керәшенлек, керәшен җаны юк...

– Гаиләң турында да бер-ике җөмлә белән генә булса да әйтеп китсәң иде.

– Беренче гаиләмдәге кызым Лилия ире белән Мәскәүдә яши, алты айлык оныгым Михаилны үстерәләр. Икенче гаиләмдә өч улыбыз бар: Алмаз, Тимур һәм Әскәр. Олысына – уналты, кечесенә биш яшь була. Әниләре белән Теләчедә яшиләр. Яннарына кайтып йөрим. Театрда эшләгәч, үзем – Казанда. Улларым да талантлы. Олысы җырны бер ишетүгә үк отып ала. Аларга “тегеләй булыгыз, болай булыгыз”, дип өйрәтмим. Тормышта үз юлларын үзләре табырлар. Уртанчысы хәзердән үк инде медицинаны сайларга җыена.

– Олегның балалары да үзе шикелле кешелекле булырлар. Әниең Мәтрүш түти каршындагы уллык бурычыңны тулысынча үтәгән бала дип беләм сине...

– Әнием Матрена Ивановна 89 яшендә чын дөньяга китеп барды. Ике ел ярым авырды. Урында ятты. Башта кыенсына иде, аннары ияләште... Безне карап үстергән әниләрне чит кеше тәрбияләмәс бит инде?! Әни мартта китте, ә май аенда кече улыбыз Әскәр туды. Авылыбыздагы йортны алданрак, әни исән чакта саласы калган, күрә алмыйча китте.

Яшь чагында, Чистайда техникум тәмамлагач, аны Саба ягына эшкә җибәргәннәр. Ә анда җырчы чибәр кызны клуб мөдире итеп куйганнар. Татар авылы кешеләре аны үзара Мәрьям дип йөрткәннәр. Бик матур җырлый иде ул. Әни – бер, әти башка булган бердәнбер туганым Тәнзилә түти гомере буе Төрекмәнстанда яшәде. Ул да юк инде.

– Олегның иң яхшы сыйфатлары һәм бер дә килешмәгән яклары бармы?

– Мин артык простой, артык гади бугай. Бер яктан, шуның белән дә үз тамашачым ярата торган Олег Фазылҗановтыр инде мин. Икейөзлелекне, ялагайлыкны җенем сөйми. Килешмәгән ягым да бар: тиз кызып китәм, кайчак кешене рәнҗетерлек сүзләр дә ычкынырга мөмкин. Анысы әнидән үк килә торгандыр. Яклаучыбыз булмагач, бәләкәйдән үзебезне-үзебез яклап өйрәнелгән. Гаделсезлек күрсәм, эндәшми кала алмыйм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев