Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Евдокимова: “Тыл ветераны Анна Мустаева белән аралашу үзе бер рәхәт”

Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшүче Анна Мустаева сугыш чоры баласы, тыл ветераны.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Балык Бистәсе районының Мәгариф бүлеге җитәкчесе И.М. Садыйков, Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы  Ф.Х. Хасаншин, Иванай авылы клубы җитәкчесе Н.П. Евдокимова һәм яшь армиячеләр тыл хезмәтчәне Мустаева Анна Федоровнаны бәйрәм белән котладылар.

“Анна түти  — сугыш чоры баласы. Ачык йөзле, кунакчыл Анна түтинең әле хәзер дә зиһене нык, балачагын да, мәктәп елларын да яхшы хәтерли. Тыл ветераны Анна Мустаева белән аралашу үзе бер рәхәт”,– ди Нина Евдокимова.

Анна Мустаева 1929 елның 16 январенда Александра һәм Федор Ильиннар гаиләсендә дөньяга килә ул. Анна дүрт классны тәмамлаган 1941 елны сугыш башлана. Әтиләре фронтка китә, әниләре Сандра кочагында алты бала кала. Йорттагы барлык эш балалар арасыннан иң өлкәне булган унике яшьлек Аня җилкәсенә өелә. Шунлыктан аның дәресләргә йөрерлек мөмкинлеге булмый. Әмма күпмедер вакыттан соң, «мәктәптә укуыңны дәвам итмәсәң, акча түләтәчәкләр» дигән сүзләр Аннаны күрше авылда җиденчегә кадәр укырга мәҗбүр итә.

«1942 елда фронттан әтинең һәлак булуы турында хәбәр килде. Ә унбер елдан әни дә дөньядан китеп бара. Шулай итеп, миңа үземнән кече биш туганыма ныклы терәк булырга туры килде, аларга белем алырга, тормышта үз юлларын табарга булыштым»”,– дип сөйләде Анна түти..

Мәктәпне тәмамлагач, тракторчы һөнәрен үзләштергән һәм колхозда эшләүче Анна 25 яшендә авылдашы Михаилга кияүгә чыгып, ике кыз һәм өч малай үстерәләр. Анна амбарда бригадир да була, фермада дуңгыз да карый, сөт тә җыя. Ире җәй көннәрендә — пилорамда, ә кышын фермада эшли. Лаеклы ялга чыгып, матур гына яшәп ятканда Михаил мәңгелеккә күчә. 1988 елның августында Анна тол кала. Язмыш ачысыннан качып булмый, ике балаларын да югалта алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев