Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар

Педагогик хезмәткәрләрнең “Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм белем бирү: традицияләрне саклап, киләчәккә барабыз” девизы астында уздырылган август киңәшмәсендә цифрлы дәресләр, цифрлы тәрбия турында сүз барды.

Билгеле булганча, август конференциясе – мәгариф өлкәсендә ел саен була торган төп вакыйгаларның берсе. Анда үтеп киткән уку елына, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, яңа бурычлар куела. Быел ул шушы 2022-2023 уку елында Яшел Үзәндә ачылачак 18нче күп профильле лицейда үткәрелгән. Мәгариф хезмәткәрләренең М.В.Ломоносов исемендәге ул лицейда уздырылган август киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева да катнашты.

* * *

Яңа уку елына санаулы көннәр калып бара. Республикабызның яңа уку елын чиста, матур итеп җыештырылган, ремонтланган барлык мәктәпләре дә укучыларны көтә. Татарстанда быел мәктәпләрдә барлыгы 490 мең 829 бала белем алачак. Шуларның 55 мең 299ы – беренче класска килә.

* * *

Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре алдындагы төп бурычларның берсе – шул укучыларны илебезнең лаеклы гражданнары, Ватаныбыз патриотлары итеп тәрбияләү. Шуңа бәйле рәвештә, безне ил күләмендә яңа үзгәрешләр дә көтә. Аның беренчесе бәйрәм көнендә – дәүләт флагын күтәрү, “Мөһим сөйләшү” дип аталган сыйныф сәгатьләре үткәрү белән бәйле. Ел дәвамында укучылар белән туган җир, Ватан алдында бурыч, патриотизм темаларына сөйләшүләр алып барылачак.

* * *

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, бу уку елында укытучылар “кәгазь боткасы”ннан котылачак. Бу юнәлештә эш 2021 елдан бирле алып барыла инде. Мәктәп педагоглары өчен мәҗбүри буларак, алга таба дүрт документ калдырылачак: төп программа, өлгереш журналы, озайтылган көн төркеме журналы, укучыларның шәхси эшен үз эченә алган материал. Шушылардан калган рәсми эш кәгазьләрен тутыру хезмәткәрнең хезмәт килешүендә (башкарыла торган эшне, үтәлү вакытын, аның өчен тиешле түләүне) күрсәтелеп, үзенең язма ризалыгы белән генә тормышка ашырылачак.

“Бу – мөһим документ, ул Россия мәктәбенең төп проблемаларыннан берсен хәл итүдә ярдәм итәчәк. Укытучының балалар белән иҗади эшен, педагогик осталыгын арттыру, укыту-тәрбия алымын камилләштерү мөмкинлеге бирәчәк”, – дип искәрткән Сергей Кравцов.

Әгәр дә бу тулысынча тормышка ашса, киләчәктә укытучының үзе белем бирүче укучылар белән эшләргә вакыты күбрәк калыр.

* * *

Республикабызда заманча мәктәпләр төзеп сафка бастыруга аерым игътибар бирелә. Быел Татарстанда тиешле уңайлыклары һәм уку процессы өчен кирәкле барлык җиһаз-җайланмалары, заманча компьютер техникасы булган унбер яңа мәктәп ачылачак. Шуларның тугызы үз укучыларын Белем көнендә үк кабул итәчәк.

* * *

Яңа уку елы башында республикабызның Биектау, Буа, Тукай районнарында һәм  Түбән Кама шәһәрендә яңа балалар бакчалары да эшли башлаячак.

Фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев