Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Карпова: “Үзебезнең марҗабыз” дигәнгә исем китмәде

Рөстәм Миңнеханов та карендәшебез Марина Карпованың Инстаграмм битендәге постын “ошаткан”

Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова Камал театры сәхнәсендә актриса Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсендә катнашты. Марина сәхнәдә “Казан” бию ансамбле белән “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтте. Әлеге чыгышның кызык бер өзеген ул социаль челтәрдә дә урнаштырды. Бу постка хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та лайк куйган. “Президенттан шундый игътибар минем өчен бик көтелмәгән булды, ләкин “приятная неожиданность”, - ди Марина Карпова.

Видеоөзектә мулла ролендәге Әсхәт Хисмәт “Үзебезнең марҗабыз. Марҗаның да бар җаны”, - дип Маринаны тамашачыга тәкъдим итте.

- Бу сүзләр контекстта, сценарий буенча әйтелде. Нәкъ бу эпизодны карасаң, бар  да аңлашыла, сораулар тумый. Үпкәләрлек нәрсә күрмим. Бервакыт башкаларның уйлары минем башны авырттырмый дигән нәтиҗәгә килгән идем. Мин Татарстанда биш ел эчендә күп нәрсәләргә ирешкән шәхес. Фамилиям дә, иҗатым да күпләргә таныш. Характерым турында да легендалар йөри, - дип мөнәсәбәтен белдерде Марина Карпова.

 

Марина КАРПОВА: «Мне хочется делать шаг вперёд, а не топтаться на месте».

Марина Карпова - "Беренче канал"да

Марина Карпованың яңа җыры дөнья күрде

Марина Карпова стала самозанятой

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев