Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышка Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тән калдыкларын кайтардылар

“Безнең өчен бик зур вакыйга булды. Мамадышыбыз һәм илебез өчен теләк теләдек”, – дип шатланды карендәшләребез.

Әлеге тарихи вакыйганы мамадышлылар берничә ел зур түземсезлек белән көткән. Изге Николайның тән калдыкларын эзләү һәм Мамадышка кайтарту буенча район башлыгы Анатолий Иванов белән хәзерге вакытта мәңгелеккә күчкән император Палестин православ җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Дмитрий Хафизов күп көч куялар.

Изге Николайның тән калдыклары салынган кулон моңа кадәр Италиянең Бар шәһәрендә борынгы нәсел дәвамчысы маркиза Иммаколота Соларо дель Боргода сакланган. Ул кыйммәтле артефактны Мамадышка тапшырырга ризалаша, чөнки «Изге касә» комплексы урынында XVII гасырда Изге Николай Чудотворец иконасы күренә.

Риваятьләр буенча, чишмә янында, аның суы белән тукланып, берничә кеше кочагына сыярлык, гасырлар буе имән үскән. Вакыт узу белән, бу зур агач куышлана, һәм, риваять буенча, XVII гасыр ахырында аның ботагында Русьның иң хөрмәтле изгеләренең берсе – Кодрәтләр кылучы Изге Николай иконасы табылган.

Бүген Мамадыш районы һәм күрше шәһәрләрнең православие динен тотучылары тарихи вакыйганың шаһитлары булдылар – Кодрәтләр кылучы изге Николайның тән калдыклары Мамадышка кайтты. Аны каршы алырга шәһәр башындагы Җиңү паркы янында берничә мең христиан җыелган.

– Районыбызның православие динен тотучылар тормышы икегә – бүгенгә кадәр һәм аннан соңга бүленә. Изге Николай хәзер безнең арада. Бу – Ходайның олы мәрхәмәте, без аны күңелебездә һәм йөрәгебездә сакларга тиешбез, – диде шәһәрнең җараулы Ксения Римляныня чиркәвенең настоятеле отец Олег.

Кулонны каршы алучылар Мамадыш шәһәре буйлап Тәре йөреше белән үттеләр. Тән калдыкларын төзелеп килә торган Тереклек иңдерүче Изге Өчлек соборына алып керделәр һәм иман укыдылар. Әлеге собор ачылгач, бу изге калдыклар шунда сакланачак. Аңа кадәр алар җараулы Ксения Римляныня чиркәвендә торачак. Халык шунда кадәр Тәре йөреше белән барды.

- Безнең өчен бик зур вакыйга булды. Чарага ныклап һәм тиешле итеп эзерләнгәннәр. Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дә, аяклары авырткан кешеләргә утырып бару өчен машиналар да хәстәрләнгән иде. Шәһәрнең бер башыннан икенче башына кадәр, диярлек, җәяү үттек. Керәшен авылларыннан да карендәшләребез күп иде. Көн эссе, юл озын булуга карамастан, бик җиңел уздык, Ходай булышты. Мамадышыбыз өчен теләк теләп бардык: илләребез тынычлансын, шифалы яңгырлар явып, уңыш булсын дип Изге Николайдан сорадык, –  дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Мамадышта яшәүче карендәшебез Анна түти.  

Тиздән, 22 май – Язгы Микула – Кодрәтләр кылучы Изге Николайның сөякләре Миры каласыннан Бар каласына күчерелгән көн. Шулай ук, Иисус Христосның терелеп тору бәйрәмен зурлый торган көннәр дә. Мамадышта узган вакыйганың бу изге көннәргә туры килүе дә – зур шатлык.

Бу кызык: 
Язгы Микула яки Кодрәтләр кылучы Изге Николайның сөякләре Миры каласыннан Бар каласына күчерелгән көн

Николай Михайлов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев