Туганайлар

Язгы Микула яки Кодрәтләр кылучы Изге Николайның сөякләре Миры каласыннан Бар каласына күчерелгән көн

22 май - Язгы Микула

Әгәр чынлап дингә ышанган кешедән “Изгеләр арасында иң изгесе кем?” дип сорасаң, һичшиксез, күбесе “Изге Николай” дип әйтер иде. Чөнки халык Изге Николайны – Алладан соң, кешеләрне икенче яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең булышчысы, сәяхәтчеләрнең, диңгезчеләрнең коткаручысы итеп таный. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның Миры каласында Архиепископ булып торганда ук инде кодрәтләргә ия булганын таныйлар. Аның исән чагында ук кешеләргә кылган яхшылыкларын, кодрәтен яза башласаң, энциклопедия җыелырлык. Ул чын күңелдән ышанып ярдәм сораучыга тиз арада булыша. Шуңа күрәдер дә Христианнар иң күп табынган изге – ул Кодрәтләр кылучы Изге Николайдыр. Аның исеменә дөньяда меңләгән чиркәү-храмнар төзелгән һәм әле дә төзелә.

19 декабрь – Кодрятляр кылучы Изге Николайның Ходай җан биргян көне. Барлык христианнар да бу көнне зурлап билгеләп үтәләр. Безнең керәшеннәрдә бу көн – Кышкы Микула бәйрәме.

Изге Николайны үзе Архиепископ булып торган Миры каласында җирлиләр. Озак та үтми, аның гәүдәсе черемичә, хуш исләр чыгарып өскә калка. Изге Николайның гәүдәсен махсус саркофагка салып куялар. Изге Николай гәүдәсенә табынырга өзлексез поломниклар йөри башлый һәм тән һәм җан өчен күп төрле дәва алалар. Борынгы Ликия җирендә (хәзерге Төркия) сарациннар тарафыннан төрле сугышлар, җимерүләр башлангач, Миры каласында да тынычлык бетә. Изге Николай гәүдәсе куелган соборга да куркыныч яный. Бу вакытта инде Изге Николайның кылган кодрәтләре бөтен дөньяга җәелә. Күп санлы поломниклар-христианнар Изге Николайның гәүдәсен югалтудан куркып, бик борчылалар. Бервакыт Бар каласының (Италиядә) священнигына төшендә Изге Николай килә һәм үзенең гәүдәсен Миры каласыннан Италиягә – Бар каласына күчерүне сорый. 1087 елны Бар кешеләре корабльләрдә Мирыга юл тоталар. Изге Николайның сөякләрен корабльгә күчерү нияте белән гробницаны ачсалар – күрәләр, изгенең сөякләре хуш исле су эчендә (миро) ята. Изгенең сөякләре үзләреннән-үзләре миро чыгара башлаган була.

Бар кешеләре изге сөякләрне алып, Миры христианнарына миро тулган гробны һәм Кодрәтләр кылучы Изге Николай төсен (тәресен) калдыралар.

Хәзергәчә 21 май көнне Бар кешеләре Изге Николай гәүдәсен Бар каласына алып кайтып җиткерәләр. Сөенеч бөтен шәһәргә тарала.

22 май көнне Изгенең сөякләрен Изге Стефан чиркәвенә куялар һәм бу вакыйганы бәйрәм итеп билгелиләр. Россиядә бу көнне халык – “Никола Вешний” дип йөртә. Керәшеннәр “Язгы Микула” дип бәйрәм итәләр.

1089 елда Бар каласында Изге Николай сөякләрен куяр өчен махсус зур чиркәү төзелеп бетә һәм бүгенгәчә Изгенең сөякләре шушы чиркәүдә саклана. Әле бүген дә Изге Николайның сөякләре салынган гробница хуш исле һәм кодрәтләргә ия миро белән тула. Елга бер тапкыр, 22 майда, махсус савытларга алына һәм күп санлы поломникларга өләшенелә. Поломниклар, бигрәк тә май аенда, Изге Николай бәйрәменә күп җыела. Элек-электән Россия христианнары да Бар каласына күп йөргәннәр. XX гасыр башларында Россия христианнары өчен махсус храм төзәргә килешәләр.

Храмның проектын бөек рус архитекторы А.В. Щусев төзи. 1915 елның 22 маенда храмга нигез салына һәм төзелеп беткәннән соң, Изге Николайның Рус православие чиркәве дип йөртелә башлый.

Әдрән диңгез яры буена салынган бу чиркәү әле күптән түгел генә Рус православие чиркәвенә кабат кайтарылды. Меңләгән Россия поломниклары кабат Изге Николай янында үз “утрауларын” булдырдылар. Бу изге эш бүгенге ил башлыкларының уртак килешүләре нәтиҗәсе.

Инде күптәннән Изге Николайны башка дин кешеләре дә хөрмәт итеп зурлыйлар, аның кодрәтләренә ышанып, ярдәм сорыйлар һәм алалар да.

Атаклы җырчы Александр Вертинский үзенең китабында, узган гасырның 20 нче елларында Кытайда булган гаҗәеп хәл турында яза. Кытайның Харбин шәһәрендә бик күп рус эмигрантлары яши башлый, алар үзләре белән бик күп тәреләр алып килгән булалар, тимер юл вокзалына да Изге Николайның зур тәресен куялар. Бервакыт көне суга чыланган бер балыкчы кытай карты керә дә, тәре каршына барып егыла һәм кулларын сузып, үзенчә ниләрдер укый башлый. Соңыннан гаҗәпләнеп карап торган кешеләргә аңлатып бирә . Юка боз өстеннән барганда, кинәт кенә бата башлый һәм вокзалданы тәрегә карап, русларның ярдәм сораганнарын исенә төшерә, үзе дә шул тәредәге төсне күзаллап, ялвара башлый: “Вокзалдагы карт, булыш, коткар мине?!”. Үзе шул арада аңын җуя. Аңына килгәндә, ул ярда ята икән, шул арада өенә дә кайтмыйча, йөгереп вокзалга – Изге Николай каршына килеп, рәхмәтләр укый. Соңыннан ул чумылып, үз артыннан башка кытайларны да христианлыкка тарта.

Тагын бер гаҗәеп хәлне СССРның халык артисткасы Любовь Соколова үзенең соңгы интервьюларының берсендә сөйли.

– 1941 елның июль аенда кайнанам белән эш буенча шәһәр читенә киттек. Вагоннан чыккач, урам буйлап киттек, шул арада каршыда ак сакаллы бер карт пәйда булды, сак кына мине туктатты да күзләремә карап: “Минем исемем Николай. Син аз-аз гына ашап торырсың, үлемнән калырсың, “И күктәге Атабыз!” иманын өйрән!” Шул сүзләрне әйтте дә, койма артына китеп, юк та булды. Кайнанам шул арада: “Бар куып җит, бу бит Изге Николай”, диде, әмма тирә-якта беркем дә юк иде инде. Без икебез дә шунда ук чиркәүгә киттек, анда мин Изге Николай тәресендә, әле бая гына очрашкан картны күрдем.

Ленинград блокадасы вакытында минем бар якыннарым да үлеп беттеләр, кайнанам да ачлыктан үлде. Мин исән калдым, бу могҗиза иде. Ә инде Изге Николай кушкан иманны көн саен укыдым һәм укыйм ...

Шушындый гаҗәеп хәлләрне күп санарга була. Изге Николайга кемнәр генә табынмый, нинди генә ярдәмнәр сорамыйлар. Ул кодрәтле, ул игелекле, мәрхәмәтле. Ул һәркемгә дә тиз арада булыша. Ул иң-иң шәфкатьле.

Валентина Максимова

Фото: Pravosakh.ru

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: