Түбән Кама мәктәпләре укучыларының керәшеннәр, аларның тарихы, хәзерге тормышлары белән кызыксынуы арта.
Халыкара туган тел көне уңаеннан, 21 февральдә шәһәрнең 27нче мәктәбендә "Туган телем бер генә, бер генә..." дигән бәйрәм уздырылды.

Керәшеннәргә багышланган бу бәйрәмдә 31нче мәктәптән укытучы Алевтина Даутова җитәкчелегендәге фәнни түгәрәккә йөрүче укучылар да катнашты. Алар керәшеннәр, халкыбызның тарихы, керәшен язуы турында сөйләделәр. Милли кием үзенчәлекләренә тукталдылар. Керәшеннең борынгы кием-салымын заманага яраклаштырып үзгәртү турында сөйләгәннәре дә тыңлап утыручыларда кызыксыну уятты.

Нет комментариев