Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар Габдулла Кариев театры коллективына тәкъдим ителде

Кичә Габдулла Кариев театрында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның яңа директоры Луиза Янсуар (Шарова) һәм экс-директоры Гүзәл Сәгыйтова катнашында җылы, хисле һәм ихлас сүзләргә бай очрашу узды

Тормыш – ул яңа киңлекләр. Бүген театрыбызда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның яңа директоры Луиза Янсуар (Шарова) һәм экс-директоры Гүзәл Сәгыйтова катнашында җылы, хисле һәм ихлас сүзләргә бай очрашу узды.



Ирада Әюпова: “Һәрбер кешенең тормышында үзгәрешләр булырга тиеш. Сезнең театрыгыз – ул үзе бер зур гаилә. Артык сүз кирәкмидер... Мин беләм, сез Гүзәлне яратасыз, мин дә аны яратам. Луиза тәртипле, җанлы кеше. Мин ышанам театр үз юлын югалтмас. Бар да яхшы булачак! Уңышлар!”

Гүзәл Сәгыйтова: “Театрыбызның киләчәге өчен борчылмыйм, бәлки шуңа да бу адымны ясарга җөръәт иткәнмендер. Алга таба да бер гаилә булып, кайвакыт мине дә үз кочагыгызга сыендырып, бергә яшәсәк иде”.


Луиза Янсуар (Шарова): “Ирада Хафизҗановна, ышанычыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Бик зур рәхмәт, Гүзәл, сиңа! Бу театр безнең өебез булып әверелгән иде. Синең “яратып туялмадым” дигән сүзләрең минем өчен бик тә кадерле. Шушы ярату энергиясе булу бик мөһим. Бу энергия сездә бар икән, аның белән бик күп әйберләр эшләп була. Сез миңа иҗади команда буларак таныш. Хәзер инде әкренләп барыгыз белән дә танышачакбыз. Хәерле сәгатьтә!”

 

Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев