Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Константинова: «Эшемдә миңа «Туганайлар» газетасы да шактый ярдәмгә килә»

Керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Котлауларга мин дә кушылам, фикерләрем белән дә уртаклашасым килде.

Укытучы кеше буларак, көндәлек матбугатка үз күңелем өчен генә түгел, эштә дә куллану мөмкинлеген уйлап та язылам мин. Эшемдә миңа «Туганайлар» газетасы да шактый ярдәмгә килә. Укучыларыма Советлар Союзы Геройлары Дмитрий Карбышев, Ольга Санфирова, Петр Гавриловларның керәшеннәр булуы турында сөйлим, бу шәхесләрне белгәнче, үземнең дә аларны рус кешеләре дип йөргәнемне әйтәм. Әлеге газетаның конкурсларында да еш катнашабыз без.

Безнең Үсәли урта мәктәбе – совет заманнарыннан ук сакланып калган татар мәктәбе. Арабызда күрше авыллардан җыелган керәшен балалары  бар. Шулар белән газета тарафыннан ел саен оештырылып килүче «Үлемсез полк. Керәшеннәр» акциясендә катнашып, шактый эзләнү эшләре алып барабыз. Ел саен диярлек укучыларыма биш геройлы күрше Албайга экскурсия оештырабыз, музейларында булабыз. Алган тәэсирләр белән «Туганайлар» битләрендә уртаклашабыз. Туган төбәк тарихы түгәрәкләрендә күрше авыллар тарихы буенча да материалны, безнең мәктәпне тәмамлаган күренекле керәшен кешеләре турындагы язмаларны да шушы газетадан табарга була. Алар арасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев та бар. «Алар безнең мәктәптә укыган» дигән циклдан күренекле шәхесләребезгә багышланган сыйныф сәгатьләре даими була бездә. Аларның берсе, әлбәттә, Георгий Мефодиевичка багышлана. Бу очракта да «Туганайлар» еш ярдәмгә килә. «Һәр керәшен җортына – «Туганайлар» дигән реклама конкурсында катнашып, I урынны алган идек. Редакция безгә бушлай подписка бүләк итте. Шуннан  бирле газета аеруча якын дуска әйләнде. Керәшен темасы булган эзләнү эшләренә балаларыбыз бик теләп алына, төрле бәйгеләрдә катнаша, нәтиҗәләребезне газетага язып җибәрәбез. Мәктәбебездә бергә-бергә Олы көн бәйрәме үткәрәбез. «Туганайлар» газетасы сайтына кыскача информация белән фотолар җибәрәбез.

Без «Туганайлар»ны яратабыз, газета чыгаручыларга алга таба да зур уңышлар телибез. «Туган көнең котлы булсын, «Туганайлар»!» – дибез.

Лидия КОНСТАНТИНОВА
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Мәгариф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев