Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыл күкәйләр – олы бәйрәм билгесе

Түбән Камада 47нче номерлы балалар бакчасында керәшеннәрнең Олы көн бәйрәме гөрләп узган. Бу хакта балалар бакчасыннан Рәмзия Мостафина хәбәр итә.

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. 

Бакчабызда, керәшен халкының йола-гадәтләрен, уеннарын чагылдырган «Олы көн» исемле бәйрәм иртәсен үткәрдек. Өстәл түрендә чыжлап, самавыр кунакларны үз янына җыйды. Бәйрәмгә килгән кунаклар «Сүрәкә» керәшен халык ансамбльнең җырчысы Галина Самойлова, җырчы керәшен кызыбыз Валерия Михайловалар дәртле керәшен җырларын җырлап барысын да биеттеләр. Апуш балалар китапханәсеннән килгән Ирина Дмитриевна йомыркалар бизәп, ә лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Гөлнур Харисовна мунчалалардан курчаклар ясарга өйрәтеп мастер класслар күрсәтеп, курчакларны өстәлдә биетеп, барысын да шаккаттырдылар. Ә инде нәни чебиләрнең биюе нур өстенә нур өстәде. Үзләре дә буш кул белән килмәделәр, бер кәрзин күкәй калдырып та киттеләр. Бәйрәм иртәбез «Күкәй тәгәрәтү», «Төсле тасмалар», «Күкәйне иптәшеңә бир», «Төсле кулчатыр» түгәрәк уеннары белән үрелеп барды. 

Кунаклар һәм балалар өчен «Без бердәм! Без бүленмәс!» дип исемләнгән ктаплардан күргәзмә оештырдык.  Әлеге бәйрәм чарасы, балаларга керәшен халкының мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәрен яңартырга, йола-гадәтләребезне саклап калырга, милли үзаң тәрбияләргә этәргеч булды дп әйтәсе килә.

ү

Рузилә Фәйзетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев