Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: София Комиссарова

Софияга 21 яшь, Яр Чаллы шәһәреннән

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

София Комиссарова – 21 яшь, Яр Чаллы шәһәре. “Башлангыч класс укытучысы” белгечлеге буенча квалификациясе бар. Шәһәрдәге керәшеннәрнең мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләрен яратучыларның “Игәнәй” клубы активисты. Китап укырга ярата. 

"Минем тормыш девизым: "Барысы да миннән тора!" Башлаган эшемне яратып, җиренә җиткезеп, уңай нәтиҗәсен күрергә теләп, кызыксынып башкарам. 

Безнең нәселдә үзешчән җырчылар, биючеләр бар. Әнием, әби-бабай, түти-дәдәйләрем миңа канат куючылар. Кечкенәдән халкым белән сокланырга, йола-гадәтләребезне яратырга, сакларга өйрәттелар.

Хыялларым күп – төрле һөнәрләр үзләштерү, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешү, матур гаилә корып, хатын-кыз бәхетенә ирешү, әлбәттә "Кряшен Чибяре" конкурсында беренче урын яулау. Соңгысы хыял гына түгел, ә максат!" - диде София. 

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев