Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Константин Макаров: "Пешергән вакытта, күтәренке кәеф белән пешерсәң, ризык тагын да тәмле була"

Константин Макаров элекке замандагы пешерү ысуллары белән таныштырды

Менделеевскның туган якны өйрәнү музееның аш-су йортында (аны “пич лабораториясе” дип тә атадылар) халык аш-суларын пешерү буенча мастер-класс булды. Музей директоры Константин Макаров борынгы йолаларны искә төшереп, элекке замандагы пешерү ысуллары белән таныштырды, тәбикмәкне әбиләрдән калган рецепт буенча пешерергә өйрәтте. Хәтта онны да кечкенә тегермәндә үзе тарттырды.

Гади итеп, һәрбер кулланылган әйберләрнең керәшенчә атамаларын искә төшереп үтте: табагач, ухват, бидрә, чуен һәм башкалар. “Пешергән вакытта, күтәренке кәеф белән пешерсәң, ризык тагын да тәмле була”, – диде аш-су остасы. Шуннан кала, ул “щи”не һәм тары боткасын дөрес пешерү серләрен дә сөйләде.

“Бигәш” һәм “Карендәшләр” ансамбле “Кунак каршы алу” йоласын күрсәттеләр.

Оператор: Илдар Хәфизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев