Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчының иске чиркәве яңартыла

Чиркәүгә инде купол да кайтартылган

Мамадыш районындагы Колышчы авылының 1914-1916 елларда төзелеп, 1932 елда ябылган чиркәвен быел яңартып ремонтлый башладылар.

Колышчы чиркәве, чыгышы белән шушы авылдан булган, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче табиб Георгий Чебышев инициативасы һәм финанс ярдәме белән яңартыла.

Чиркәүне Кече Кирмән авылыннан Фәргать Шәйдуллин җитәкчелегендә, Назыйф Рәхимов, Илгиз Дахрутдинов һәм Илнур Галиевтан торган төзүчеләр бригадасы ремонтлый. Алар биредә атнадан артык эшлиләр инде. Шул вакыт эчендә чиркәүнең түбәсен чистартып, зәңгәргә буяганнар. Тәрәзә рамнарын да яңартып буярга җыеналар. 3 майда Георгий Чебышев чиркәү өчен купол да кайтарып киткән.

Чиркәүдә эш Колышчының авыл өчен янып йөрүче иң актив кешеләре Борис Усачев белән Василий Максимовның ныклы күзәтчелеге, киңәше һәм ярдәме белән алып барыла. Борис Усачев һәм аның улы Петр, трактор белән төшеп, чиркәүнең алгы ягын карт агачлардан, куаклардан чистартканнар. Алга таба чиркәүнең тирә-ягы әйләндереп тотып алыначак.

Колышчының булдыклы ир-егетләре, Георгий Федоровичның финанс ярдәме белән башланган эшне ахырына кадәр җиткереп, чиркәүне мөмкин кадәр элекке хәленә китерергә телиләр.

Йөз еллык тарихы булган бу чиркәү алга таба Колышчы керәшеннәрен үзенә келәүгә дә җыяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев