Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибәчлеләр һәйкәлләрнең тирә-ягын чистартып, бәйрәмгә әзерләнделәр

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәлләрнең искесен дә, яңасын да карап торалар

Питрәч районының Кибәч авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары һәм тыныч тормышта чын дөньяга күчкән элекке фронтовиклар истәлегенә 2019 елда яңа һәйкәл ачылды. Әмма аңа карап кына, кибәчлеләр яу кырында ятып калган авылдашларының якты истәлегенә салынган иске һәйкәлгә дә юлны онытмыйлар. Золинның крестьян-фермерлек хуҗалыгы биләмәләрендә калган  ул иске һәйкәлне дә елның-елында карап, агартып-буяп, тирә-ягын чистарталар.

Быел да апрельнең соңгы көнендә клуб, китапханә, мәктәп һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре  җыелышып, өмәгә чыктылар. Алар бу һәйкәлләрнең тирә-ягын чүп-чардан арындырып, агартасы урыннарын агарттылар. Авылга бәйрәм төсе керсен өчен, урам юлының ике ягы буйлап тезелгән электр баганаларын да акшарлап чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев