2021 елда Россиягә чит илләрдән 35,2 миллион смартфон кертелгән
Узган ел Россиягә чит илдән кайтартылган кесә телефоннарының гомуми бәясе 832 миллиард сумлык булган. Яңа модельдәге смартфоннарның кыйммәтләнүе аркасында, илебез халкының телефон сатып алуга киткән чыгымы 2020 ел белән чагыштырганда 32 процентка арткан.
Америка безнең илгә карата технологик санкция кулланган очракта, Apple, Samsung, Xiaomi һәм Realme кебек компанияләргә 760 миллиард сумга якын зыян киләчәген фаразлый белгечләр. Шулай ук, Россиягә күбесенчә Кытайда эшләнгән смартфоннар кертелгәнен дә исәпкә алырга кирәк. Сатуда халык өстенлек бирә торган самртфон модельләре булмаса, танылган брендларны Кореянекләр дә алмаштыра ала.
Фото: pixabay.com
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев