Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кеше хезмәте белән матур

Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Петр Утяганов, озак еллар нәтиҗәле эшләгәне һәм Татарстан мәгариф алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Петр Петрович 1966 елның 23 маенда Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында туа. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач армия сафларына алына. Ике ел хезмәт итеп кайтканнан соң Сарсаз-Баграж урта мәктәбенә укытучы булып эшкә урнаша һәм читтән торып Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга керә. 

Менә 30 елдан артык инде ул үз туган авылында балаларга белем бирә. Физик культура, җыр дәресләрен алып бара. Ул балалар сәламәт булып үссеннәр өчен күп тырышлык куя. Дәрестән соң балаларны көрәш серләренә дә төшендерә. Укучының кайсы спорт төренннән булдыра алуын алдан чамалап, шуңа кызыксыну уята, ярышларда катнаштыра. Аның укучылары көрәш, йөгерү, кыш көне чаңгы ярышларында уңышлы нәтиҗәләр күрсәтәләр, һәрвакыт беренче өчлеккә керәләр.
Петр Утягановның тагын бер казанышы – балалар керәшен фольклор ансамбле “Сандугач”ка нигез салуы. Ансамбль 2015 елда мәктәптә оештырылды. Петр Петрович ансамбльнең сәнгать җитәкчесе. Балалар белән бергә берсеннән-берсе матур, эчтәлекле җырлар өйрәнеп кайларда гына чыгыш ясамадылар: Яр Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, хәтта Түбән Новгородка да бардылар. Ансамбль белән төрле конкурсларда катнашалар. Зәй шәһәрендә узучы “Алтын башак”, Яр Чаллыдагы “Моң чишмәсе”, Казан шәһәрендә “Туым Җондозы” конкурс-фестивалендә һәм башка конкурсларда катнаштылар, һәрвакыт алдынгы урыннар алып киләләр.
Петр Петрович үзе укытып чыгарган укучыларының тормышлары белән дә һәрвакыт танышып тора, кирәк чакта киңәшләрен бирә, уңышларына сөенә.
Тормыш иптәше Тәнзилә апа белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Балаларының икесенә дә төпле белем бирделәр. Кызларының үз гаиләсе бар, оныклары үсә.
  


                                                                Чернова Ирина 
                                                           Зәй районы, Сарсаз-Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев