Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Шапиева: "Кайбер бәйрәмнәрдә берни эшләмибез"

"Оныкларыбыз динне, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне белсен!"

Балык Бистәсенең Каз.Чаллы авылында бик күпләргә үрнәк булырлык Шапиевлар гаиләсе яши. Галина түти белән Тимофей дәдәй алты бала үстереп, аларның игелегендә гомер итә. Галина түтине авылдашлары мактап туймый. Бар эшкә уңган, авылда узучы барлык мәдәни чараларда актив катнаша икән. 68 яшендә булса да үзенең “Тик-Ток” каналы да бар икән. Без бу гаиләне әнә шунда төшкән видео аша таптык та инде.

– Безнең әни бик актив ул. Әле беркөнне кишер уңышының интернетка куйган идек. Әллә ничә кеше караган. Кишернең мул булуы – әнинең тырышлыгы. Ул орлыкны үзе ясый. Уңышсыз калган елыбыз юк. Сатып алмыйбыз, – ди кызы Лена. – Әниебез бар эшкә дә оста. Безне дә өйрәтеп үстерде. Керәшен халкының гореф-гадәтләре, бар йолаларын да безгә түкмим-чәчми тапшыра ул.

Галина түтинең үзе белән сөйләштек. Гомер буе сыер сауган икән. Пенсиядә дә тик ятмый. Җиләк-җимешен җыя, бакчада күп итеп яшелчәләр утырта.

– Бер улыбыз, биш кызыбыз бар безнең. 38 яшемдә ике игезәк кыз таптым. Аларга да 30ар яшь инде. Шөкер, һәр баламның үз тормышы. Матур яшиләр. Бер кызым ире һәм өч баласы белән безнең белән яши. Картлыгыбыз матур безнең. Балаларымны шулкадәр тәрбияле, кешелекле булырлар дип уйламадым да. Ходай күңелләренә мәрхәмәт салгандыр инде, – ди ул.
Ишле гаиләдә бәйрәмнәр дә күңелле уза икән. Керәшеннәрнең бар гореф-гадәтен саклап яшиләр алар. Ураза да тоталар. Галина түтидән бу хакта да сораштык.

– Безнең ураза башкача шул ул. Ач тормыйбыз. Ит, йомырка, сөт, сыер мае ашамыйбыз. Суган кыздырып кысыр аш пешерәбез. Ит кенә ашамыйча торып була. Бездә ураза озакка сузыла. Иң зурысы 28 ноябрьдә башланып, гыйнварьның җидесенә кадәр дәвам итә. Моннан 50 ел элек мине уразага кергәнче дип төнге 12гә кадәр әнкәйләр (иремнең әнисе) килеп алган иде. Шулай итеп кияүгә чыктым. Тимофей дәдәң белән бергә яши башлавыбызга ярты гасыр була. Сизелмәде дә ул. Башта балалар дидек, хәзер менә оныклар белән мәш киләбез. 12 оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар безнең, – ди Галина түтәй.

Без аннан керәшен бәйрәмнәре хакында да сораштык. Алар Питрау бәйрәмен зурлап уздыра икән. Раштуа да зур итеп бәйрәм итәләр. Хәтта, 2 август көнендә “Элҗен” дигән бәйрәмне дә онытмыйлар. Ул йортка ут кермәсен өчен дип үткәрелә, ди. Бу көнне берни эшләмиләр. Хәтта, басуга барып печән дә алып кайтмыйлар. Үлән дә чапмыйлар. Терлекләргә ашауны кичтән хәстәрләп куялар икән.

– Бездә олы бәйрәмнәр күп. Аларны әти-әниләребез өйрәтеп калдырганча уздырабыз. Оныкларыбыз динне, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне белсен, дибез. Кайбер бәйрәмнәрдә өй җыештырмыйбыз, мунча кермибез. Йоласы шундый. Күңелебез кушканча яшибез, – ди ул. – Ходай ташламый. Теләгән теләкләребез кабул булып тора. Хәзер инде бер теләк – дөньялар тыныч булсын да, сау-сәламәт яшәсәк иде!


 Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Балык Бистәсенең Каз.Чаллы авылында бик күпләргә үрнәк булырлык Шапиевлар гаиләсе яши. Галина түти белән Тимофей дәдәй алты бала үстереп, аларның игелегендә гомер итә. Галина түтине авылдашлары мактап туймый. Бар эшкә уңган, авылда узучы барлык мәдәни чараларда актив катнаша икән. 68 яшендә булса да үзенең “Тик-Ток” каналы да бар икән. Без бу гаиләне әнә шунда төшкән видео аша таптык та инде. – Безнең әни бик актив ул. Әле беркөнне кишер уңышының интернетка куйган идек. Әллә ничә кеше караган. Кишернең мул булуы – әнинең тырышлыгы. Ул орлыкны үзе ясый. Уңышсыз калган елыбыз юк. Сатып алмыйбыз, – ди кызы Лена. – Әниебез бар эшкә дә оста. Безне дә өйрәтеп үстерде. Керәшен халкының гореф-гадәтләре, бар йолаларын да безгә түкмим-чәчми тапшыра ул.
Тулырак: http://100tatarstan.ru/news/tarikhta-bu-knne/kershen-kyzlary-kayber-byrmnrd-berni-eshlmibez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев