Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе авылында “Сәярфест” фестивале узды - фото

25-26 август көннәрендә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында “СәярФест” 5нче республикакүләм керәшен милли мәдәнияте фестивале узды.

5 ел элек авыл бәйрәме буларак кына башланып киткән фестивальнең масштаблары елдан-ел киңәя. Халык йолаларын, милли культурасын саклауга юнәлдерелгән әлеге фестивальдә быел республиканың 8 районыннан һәм Казан шәһәренннән барлыгы 14 фольклор ансамбле катнашты.

Ерак араларны якын итеп, фестивальгә Алексеевск, Балтач, Тукай, Минзәлә, Балык Бистәсе, Сарман районнарыннан һәм Казан шәһәреннән катнашучылар килгән иде.

25 август көнне җирле музейда керәшен киемнәре буенча лекция узган, Казан дәүләт аграр университеты педагогы, Казан духовная семинариядә укып чыккан авылдашлары Павел Семеновның «Воспоминания выпускника кряшенского педагогического техникума г. Казани» һәм «Сборника стихотворений Д. Г. Саврушевского» дип аталган ике китабының презентацияләре узган.

26 август көнне исә, фестиваль мәдәният йорты алдындагы матур аланда гөрләде. Биредә Спаслар ае булган августның бар матурлыгын күрсәтеп фотозона әзерләнгән иде, шулай ук, бал сатучылар, кул эшләре һәм керәшен этник үрнәкләрендә тегелгән кием-салып сату урыннары да булдырылган иде.

Бәйрәмне буыннар арасындагы җеп һәм өч Спас турындагы әкият-риваять белән башладылар. Төп идеясе — борынгыдан ук килгән матур йола-гадәтләребезне үсеп килүче буынга тапшыру.

Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар — Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Питрәч районының исполком җитәкчесе Вадим Никитин, Питрәч керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина чакырылган иде.

Вадим Никитин фестиваль кунакларын район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән дә котлап, «Сәярфест»ның тагын да үсүен, ныгуын теләде. «Без күпмилләтле республикабызда, районыбызда дус-тату яшибез. Районыбызда бүгенге көндә 37 милләт вәкиле исәпләнә, 15 фольклор ансамбле исәпләнә. Бүген без керәшен мәдәниятен барлап, аны халыкка чыгаруда һәм яшь буынга тапшыруда төп эшне башлап йөрүче республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчече Иван Егоровка да зур рәхмәт. «Сәярфест»та да киләчәктә яшь буын вәкилләрен күрәсебез килә. Бәйрәмне оештыручыларга, килгән фольклор ансамбльләренә рәхмәт белдерәбез», — дип сөйләде Вадим Ильич.

Людмила Белоусова үз чыгышында Керәшен Сәрдәсе авылының үзенчәлекле һәм киләчәктә тагын да үсәргә потенциалы зур булуын ассызыклады. «Керәшен Сәрдәсе — Казанга якын авылларның берсе. Кайдан гына керәшеннәрне өйрәнүчеләр, кунаклар килсә дә, без аларны иң беренче эш итеп Сәрдәгә алып барабыз. Бу авылда мәктәп тә, музей да, чиркәү дә һәм фольклор коллективлар да бар. Шундый тулы комплектлы авыллар хәзер бик аз. Бергә зур команда булып эшләргә, иҗат белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләре дә бар. Әлеге «СәярФест»та алга таба танылу алып, зур республика фестиваленә — республикакүләм яшьләр җыенына әверелсен иде. Этника ул әбиләр эше генә түгел, ул беренче чиратта яшьләр белән эшләү»,- дип теләкләрен белдерде Людмила Белоусова.

Людмила Белоусова шулай ук, «СәярФест»ны оештыручыларга һәм аларны күтәреп алып, ярдәм иткән район администрациясенә рәхмәт белдерде.

Фестиваль дәвамында барлык фольклор ансамбльләре мәйдан уртасында зур түгәрәк ясап Сәрдә авыл көен башкарырга чыктылар. Аннан соң, төрле як коллективлары үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева, Резедә Шәрәфиева җырлары да ямьләде. Һава торышы бераз көйсезләнсә дә, фестиваль төнгә кадәр дәвам итте.

«СәярФест»ка алга таба тагын да үсәргә һәм үзенең күп сандагы тамашачысын табарга язсын дигән теләктә калабыз.

"SEYARFEST" фестиваленнән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев