Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан Алексей Русов атказанган табиб исеменә лаек булды

Карендәшебез Алексей Русов табиб булып 25 ел хезмәт итә


15 апрельдә Кайбыч районының үзәк больницасында хирург булып эшләүче Алексей Русовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.
Табиб - җирдә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Кеше табиб янына иң зур байлыгы - сәламәтлеге турында кайгыртып килә. Табибтан киңәшләр ала, тизрәк савыгуына өметләнә. Ачык йөзле, җылы сүзле табиб аңа ярдәм итә, авыр газапларыннан коткара.
Менә шундый табибларның берсе - Алексей Русов. Озак еллар туган җирендә эшләп, йокысыз төннәр үткәреп, күпме кешедән рәхмәт сүзләре ишетә ул.
Гап-гади авылда туып, 3 яше тулганчы ук әтисез калып, әнисе сеңлесе белән икесен үзе генә тәрбияләп үстерә аларны. Әфган җирендә хезмәт иткәннән соң, медицина университетында укып, үзенең туган ягына әйләнеп кайта. Беренче көненнән бирле Кайбыч үзәк больницасында эшләп, югары категорияле хирург дәрәҗәсенә ирешә һәм хирургия бүлеген җитәкли.
"Әфганстанда хезмәт иткәне өчен бүләкләре, мeдальләре күп булса да, хезмәт өлкәсендәге әлеге дәрәҗәле бүләк аны бик шатландырды. Бигрәк тә, 85 яшьлек әниебез куанды. Бу мәртәбәле бүләкне аңа Кайбычның туган көненә багышланган чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды", - дип сөенече белән уртаклашты хатыны Марина Русова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев