Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Екатерина Григорьева 25 ел терлекчелектә эшли

Районыбыз хуҗалыкларында үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп, намус белән башкаручылар шактый.

“Зәй” агрофирмасының “Баграж” комплексы бозау караучысы  Екатерина Григорьева – шундыйларның берсе. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Түбән Кама училищесында КИПиА белгечлеге буенча белем ала. Аннан ТЭЦ-1дә лаборант булып эшли, шуннан соң Зәйгә кайтып ГРЭСта әлеге вазифаны башкара.

"Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир, диләр бит. Мине туган туфрак үзенә тартып кайтарды. Авылга кайтып, балалар бакчасына эшкә урнаштым. Менә хәзер 25 ел бозау караучы булып хезмәт  куям", -ди Екатерина Петровна.

Үз хезмәтен яратып башкарган кеше генә бер урында озак еллар эшли аладыр, минемчә. Чөнки ул һәр көнне иртә таңнан торып, бер ялсыз эшләве җиңел түгел. Фермага юлны көненә ике тапкыр үтәргә кирәк.  Ә бит һава торышының төрле чагы була, күзачкычсыз бураннары, коеп яңгыр яуган вакытлары... Таш яуса да эшеңә барырга кирәк. Хәзерге вакытта алар хезмәттәшләре белән бергә 506 баш бозауны карап үстерәләр. ”Баграж” комплексына ике айлык бозаулар Дүрт-Мунчадан кайтарыла, аннан аларны 13-14 айдан соң 3,70 центнерга җиткәннәрен Куш-Елга фермасына озаталар.

“Безнең комплекста алты бозау караучы, бер терлекче эшли. Аларның барысы да биредә озак еллар  хезмәт куя, бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп эшлиләр. Эшләре авыр булса да, тырыш терлекчеләребез зарланырга өйрәнмәгән, үзләре алдына куелган бурычны намус белән үтиләр”,  - ди ферма мөдире Николай Журавлев терлекчеләре хакында.

Хезмәте матур булган кебек, гаилә тормышы да күркәм Екатерина ханымның. Тормыш иптәше Николай Петрович белән өч ул үстерделәр. Николай Петрович – районыбызның көчле химия, биология укытучыларының берсе. Авылда узучы чараларны Николай Петровичның көчле, моңлы тавышы бизи, бик матур җырлый ул. Питрәч ягы егете Казан дәүләт институтын тәмамлагач,  юллама буенча Зәй якларына эшкә җибәрелә. Һәм менә инде дүрт дистә елга якын Баграж якларын үз итеп яши ул. Уллары да тырыш, ватанпәрвәр булып үсте. Олы уллары Евгений Казанда яши, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт куя. Петрлары - “Росгвардия” хезмәткәре, бүгенге көндә Украинада хәрби операциядә катнаша. Петр инде анда икенче тапкыр киткән. Әлбәттә, әти-әни уллары өчен борчылып, аның исән-сау кайтуларын теләп торалар. Кечеләре Александр – полиция хезмәткәре.

Екатерина Петровнаның бу көннәрдә 60 яшьлек юилеен да үткәрә.

“Ил-көннәребез тыныч булып, балаларыбыз имин булсын, бүгенге авыр булган көннәр тизрәк узсын дип телим. Тормышларыбыз, Аллага шөкер, яхшы. Әнием дә исән-сау, әле 83 яшендә булса да, бар эшне дә үзе башкарып тора”,  - ди Екатерина Петровна.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев