Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карагыз, күпме төзүче! - фото

Августның икенче ял көне Россиядә төзүчеләрнең профессиональ бәйрәме буларак уза. Быел ул 9 августка туры килә

Шул уңайдан, әлеге авыр һәм җаваплы хезмәткә тормышын багышлаган карендәшләребезне барладык. “ВКонтакте” социаль челтәрендә керәшен яшьләре аралаша торган чат бар. “#Силакряшен” дип атала ул. 2018 елда узган Керәшен яшьләре форумыннан алып кайткан көчле хис-кичерешләрдән соң булдырылган аралашу чаты бу. Анда Республика буенча таралган 104 яшь карендәшебез тора, көн саен, диярлек, төрле темаларга яшьләр арасында кызыклы дискуссияләр уза. Төзүчеләр эзләп, без дә шунда мөрәҗәгать иттек.

Төзүче профессиясен сайлаган карендәшләребез шактый күп булып чыкты. Араларында яшь төзүчеләр дә бар, гомер буе тир түгеп, лаеклы ялда булганнары да шактый.

Тумышы белән Теләче районының Субаш авылыннан булган Лидия Трофимова гомерен хатын-кызларга хас булмаган хезмәткә багышлый. Казан шәһәрендә 30 елдан артык төзелештә күперле кранның машинисты булып эшли, бүгенге көндә лаеклы ялда.

Питрәчтән Владислав Никитин – "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе". Хезмәт юлының күп өлешендә баш инженер булып эшли, хәзер ул “Строитель +” организациясенең башкарма директоры. Алар күпкатлы торак биналар төзиләр, бюджет учреждениеләрендә капиталь ремонтлар башкаралар. 

Әлмәттән карендәшебез Владимир Петров та алтын куллы төзүче. Ул барлык төр монтаж эшләрен башкаручы. Штукатурканы да, таш җәюне дә, эчке ремонтны да сокланырлык итеп эшли.

Тумышы белән Мамадыш районының Чия башы авылыннан булган Василий Федотовны төзүче һөнәре тайгада, поляр киңлекләрдә сыный. Ул Ханты-Манси автономияле округының Югорск шәһәрендә гомер итеп, бер ел элек Казанга кайта. Себердә торак биналар һәм сәнәгать объектлары төзегәндә свайлар кагучы булып эшләгән.

Алабугадан Сергей Шабалин "Стройинвест" организациясенең директоры, "Татарстанның атказанган төзүчесе". 

Саба районы Шәмәрдән авылы егете Данил Иванов та төзүче профессиясен сайлаган. Ул Казан шәһәрендә "Ак таш" төзелеш компаниясендә участок начальнигы булып эшли.


Төзүче һөнәре көч һәм рух ныклыгын таләп итә. Теләсә нинди һава торышында, еш кына ачык һавада – эсседә дә, салкында да эшләргә туры килә аларга. Шуңа  барлык төзүчеләргә көчле рух һәм нык сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев