Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Ак таш"тан йортлар коючы

9 август - Төзүчеләр көне

Саба районы Шәмәрдән авылы егете Данил Иванов та төзүче профессиясен сайлаган. Ул “Ак таш” төзелеш компаниясендә участок начальнигы булып эшли. Данил белән төзелеш урынына барып, эшнең иң кызу чагында аралаштык. 

1983 елгы егет, Шәмәрдән мәктәбен тәмамлап, Казанда төзүчеләр әзерләүче коллеждта белем туплый. Шуннан ул чын төзелешкә кереп чума. “Башта разнорабочий булдым, төзелештә җыештыру эшләрен башкардым. Берничә ай үземне күрсәттем, аннан старший плотник итеп куйдылар. Дүрт елдан соң – бригадир булдым”, – дип, хезмәт юлы башы белән таныштырды ул. “Ак таш” организациясенә монолит эшенә (бетон түшәү, зданиеның төп каркасын ясау) Данил инде үзе туплаган бригада белән эшкә килгән.  Төпле, эштән курыкмаган егетне җитәкчеләр дә яраткандыр, ярты елдан соң Данилны прораб итеп билгелиләр, тагын берничә елдан – участок начальнигы. Менә шулай карьераның һәр баскычыннан атлый-атлый, югары күтәрелә ул.

Без барган “Мой ритм” торак комплексы объекты Казан шәһәренең “Мега” сәүдә үзәге янында урнашкан. Биредә төзелеш агымдагы елның январь аенда башланган. Тәмамлау планы – киләсе елның III кварталы. Әлегә өч йорт төзелә. “Менә монысы 19 катлы, 10 подъезлы булачак”,- дип берсен күрсәтте Данил Валерьевич. Мондагы буш җирләр киләчәктә тулысы белән төзелеп бетәчәк икән.

“Мин кечкенә вакытта ук биек йортларны күреп хайран кала идем. Боларны төзергә нинди акыл һәм көч кирәк, кемнәр эшли икән монда, дип уйлана идем. Ир кеше йорт салырга тиеш, диләр бит. Төзүче булсаң, күпме генә йорт төземисең. Халыкка уңайлык тудыра, яхшылык китерә торган  файдалы эш бит. Шуңа да сайладым аны”, - ди Данил. Төзүче бүгенге көндә популяр профессияләрнең берсе, дип саный ул.

Бу төзелеш объектында 200 кеше тир түгә икән. Кранда эшләүчеләр, слесарьлар, сварщиклар, плотниклар һәм башкалар – барысы да вакытында хезмәт хакы алалар.

- Иртән эшкә килгәч, башта бөтен участокны әйләнеп, карап чыгам. Һәрбер эшченең хәлен, башкарган эшен белешәм. Объектта ике прораб бар, алар белән аңлашып эшлибез. Кирәкле төзелеш материалларына заказны үзем бирәм. Төзеп бетергәч тә, без биш ел буе  гарантия белән хезмәт күрсәтәбез. Вак-төяк җитешсезлекләр килеп чыкканда, барып төзәтәбез, - ди Данил Валерьевич.

Язмам герое гаиләсе белән Казанда тора. Авылга туган нигезгә кайтып, булышып йөри. Энесе Юрий да әлеге юнәлешне сайлаган, Кукмара районының Ядегәр авылында фермада төзелеш буенча директор урынбасары. Дуслары, туганнары төзелеш башлаганда Данилга киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Өй салуның ние бар – мүклисе дә, чутлыйсы, диләр. Алай гына түгел, һәр нәрсәнең үз нечкәлекләре, җае бар шул.

Төзүче һөнәре көч һәм рух ныклыгын таләп итә. Профессиональ бәйрәме уңаеннан, Данил Ивановка һәм барлык төзүчеләргә көчле рух һәм ныклы сәламәтлек телибез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев