Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Илтәнем” фольклор ансамбленең тарихы

Илтән-Бота авылындагы «Илтәнем» халык фольклор ансамбле белән бергәләп танышыйк.

"Илтәнем" фольклор коллективы 1982 елда оеша. Ансамбльне оештырып җибәрүче һәм беренче җитәкчесе – Лениногорск районының Федотовка авылыннан Евгений Архипов була. Лидия Токарева, Анна Антонова, Анна Павлова, Анастасия Балантаева, ул вакытта 89 яшен тутырган Радион Фролов беренче чыгышларын оештыра. 8 мартка багышланган бәйрәмдә, алар милли киемнәрдәге борынгы керәшен халык җыруларын җырлыйлар.1994 елдан 2013 елга кадәр ансамбльнең җитәкчесе – Валентина Горбунова. Бүген исә коллективны Илтән-Бота авылы клубы җитәкчесе Анна Фадеева җитәкли.

Коллективта музыканы, фольклорны яратучы актив, инициативалы кешеләр шөгыльләнә. “Илтәнем” коллективы иҗат белән рухландырылган, сәхнәдән башка яши алмаучы төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Алар рәхәтләнеп репетицияләргә йөри, чөнки аларны үз халкының традицияләренә һәм җырларына булган мәхәббәт берләштерә.

Бүгенге көндә коллектив этнографик юнәлештә уңышлы эшләвен дәвам итә. Ел дәвамында төрле фестивальләрдән тыш, «Илтәнем» фольклор ансамбле күрше авылларнең һәм шәһәрләрнең тамашачылары алдында да концертлар белән чыгыш ясый.

2010 елда “Илтәнем” фольклор ансамбленә “Халык коллективы” исеме бирелә. Коллектив үз эшчәнлеген Халык коллективы эшчәнлегенең норматив таләпләренә туры китереп башкара. Аны – тотрыклы эшчәнлек, башкару осталыгының югары дәрәҗәсе, коллективның район, шәһәр һәм республика, региональ конкурсларында, смотрларда һәм фестивальләрдә катнашуы раслый.

“Илтәнем” халык фольклор ансамбле үзләренең иҗаты белән кешеләргә бәйрәм рухы, шатлык бүләк итәргә омтыла. Районда, республикада үткәрелгән барлык чараларда актив катнашырга тырыша.

Җырчы Җәкәү йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев