Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ил сагында – асыл егетләр”: Урта Баграж авылы егете Артем Егоров

Урта Баграж авылы егете Артем Егоров узган язгы чакырылышта армия сафларына алына

Армиягә киткәнче ул Зәй  политехник колледжын тәмамлый. Кулына диплом алган егет башта ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә карар кыла.

- Безнең гаиләдә дүрт кыз һәм ике малай үсте. Абыем Кузьма да Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәде. Ә апаларыбыз, әниебез  безне җылы сүзләре белән рухландырып торучылар,- ди солдат егет.

Артем Свердлов өлкәсендә хәрби бурычын үти. Аның кайтыр көннәрен әнисе, туганнары  санап көтә.

-Улымның хезмәт итүенә тиздән сигез ай була. Хәзер ул “таудан төшә”, калган вакыт та сизелми дә узып китәр. Исән-сау гына булсыннар. Минем теләгем бер - җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын, яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, әти-әниләр кайгы яше түкмәсен иде,  - ди әнисе Татьяна.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев