Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Икмәкнең чын бәясен белеп яши

Питрәч районыннан Георгий Калашников инде 35 елдан артык уңышны бөртекләп җыя .

Басу-кырларда берсе артыннан икенчесен алмаштырып кызу эш бара. Күптән түгел генә орлыклар җиргә чәчелгән булса, инде аларның уңышын җыеп алыр чак та җитте. Авылда игенчеләр уракка төште.

 Чыгышлары белән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән булган комбайнчы Калашниковларны туган авылларында гына түгел, ә бөтен районда беләләр.

 – Әти Николай Максимович гомер буе комбайнда эшләде. Безгә, биш улына һәм сеңлем Еленага да, икмәкнең чын бәясе нинди икәнен тоярга, техниканың барлык серләренә төшенергә булышты ул. Мин 1987 елда дәдәм Иванның ярдәмчесе, аннан, әкренләп, үзем комбайнчы булып киттем. Гаилә корып, балалар кул арасына керә башлагач, улым Николай һәм кызым Галина да миңа ярдәм иттеләр. Бу хезмәт безнең канга сеңгән инде: комбайнчылар династиясе дисәм дә ялгыш булмас. Хәтта, хатыным Елена Гурьевнаның әтисе дә мактаулы комбайнчы иде. Хәзер инде балалар үсте, укуларын тәмамлап үз юлларын сайладылар, кырда үзем генә эшлим.

Без Питрәч районының Олан Иле авылында яшибез. Шушы районның Колай авылында “Агролак-К” хуҗалыгында эшлим. Анда чәчү мәйданны 2106 гектар тәшкил итә. Быел уракка, узган елга караганда, ун көнләп соңгарак калып чыксак та, урып-җыю бик җайлы бара, көннәр әйбәт, игеннәр мул, сабаклары кыска булса да, башаклары тулып тора. Иң мөһиме, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Инде бер мең тоннадан артык суктырдык. Арышны тәмамлап, арпага керештек. 5 ел элек техникаларыбыз да яңартылды, эшне берни дә тоткарламый. Анда кадәр, 30 ел “Нива” комбайнында йөрдем, – дип сөйләде Георгий Калашников.

Басуга чыкканчы комбайнны җентекләп тикшерергә, ягулык салырга да кирәк бит әле. Керәшен Сәрдәсенең тырыш егете иртә белән чык кипкәннән соң чыгып китә дә, кичке сәгать сигезләргә кадәр эшли. Анда игенчеләрне көнгә ике тапкыр җылы ризык белән сыйлыйлар.

Узган елларда “Полесье”да эшләүче комбайнчылар арасында Георгий Калашников районда беренче урынны алган. Быел да сынатырга җыенмый.

Авылда тормыш иткәч, мал-туарсыз да булмый. Иртәдән кичкә кадәр эштә булсалар да, йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләргә дә өлгерәләр, һәр эшне бергәләшеп башкарып, аңлашып, матур яши комбайнчы Калашниковлар гаиләсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев