Яңа эш атнасында буран, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелә
Хәбәрләр

Яңа эш атнасында буран, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелә

Синоптиклар Татарстан халкын якындагы көннәрдә һава шартларының начараюы турында кисәтте.

Күп күләмдә явым-төшем, буран көтелә. Җилнең тизлеге секундка 22 метрга кадәр җитәчәк.

Бүген циклонның акрынлап көнчыгышка китүе белән, аның тыл өлешендә җил юнәлешен төньяк-көнбатышка алыштырачак һәм аның тизлеге секундка 15-20 метр булачак. Бозлавык саклана, бураннар да фаразлана. Көн дәвамында һава температурасы -3..-8 градус аралыгында булуын искәртә республика Гидрометеорология үзәге.

Бозлы яңгыр электр үткәргечләрендә һәм агачларда боз катуына китерә ала, юлларда көчле бозлавык чыгарырга мөмкин.

Татар-информ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев