Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әфган җирендә булган карендәшләребез

Илебез тарихында беркайчан да хәтердән җуелмый торган даталар бар

Шуларнын берсе – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне. Без аны ел саен 15 февральдә билгеләп үтәбез. 1979 елның 25 декабрендә Әфганстанның Кабул һәм Баграм шәһәрләренә Совет гаскәрләре кертелде. Шулай итеп, 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылган әфган сугышы башланды. Әфган сугышы кайтавазы буген дә йөрәкләрне әрнетә. Моннан 32 ел элек әфган сугышыннан соң халык телендә ”әфганчылар” дигән атама кереп калды. Зәйдән әфган сугышында 211 якташыбыз катнашты, кызганыч 9 егетебез туган якларга исән-сау әйләнеп кайта алмады.
Әфган җирендәге сугыш кичәге яшь егетләрнең ихтыяр көчен ныгытты, аларны дуслыкның кадерен белергә өйрәтте. Гомерләрен куркыныч астына куеп, илебезнең көньяк чикләрендә иминлекне тәэмин итте алар.
Авылыбызның ике егетенә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килде. Бәхеткә каршы икесе дә исән-сау әйләнеп кайттылар.
Үзләренең изге бурычларын Әфган җирендә үтәп кайткан авылдашларыбыз: Краснов Николай Васильевич һәм Коронов Николай Иванович.

 

Югары Баграж мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев