Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Февральдән җирләүгә бирелә торган акча һәм айлык пособиеләрнең күләме артты

Россия Пенсия фондын тәкъдим итә торган социаль ярдәм чаралары 8,4 процентка индексацияләнгән

1 февральдән Татарстанда ана капиталы, җирләү өчен бер тапкыр бирелә торган акча һәм айлык пособиеләрнең күләме артты. Россия Пенсия фондын тәкъдим итә торган социаль ярдәм чаралары 8,4 процентка индексацияләнгән.

«1 февральдән айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 8,4 процентка индексацияләнде. Аны федераль ташламалардан кулланучы 317,5 мең татарстанлы ала», — дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәте.

«Алар — инвалидлар, ветераннар, техноген һәлакәтләр аркасында радиация йогынтысына дучар булган кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Хезмәт Геройлары, шулай ук гражданнарның кайбер башка категорияләре. Бер тапкыр түләнә торган акча белән бергә аның составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, ул аена 1313 сумга кадәр арткан», диелә хәбәрдә.

2022 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фонды түли торган социаль ярдәм чараларының күбесе шулай ук индексацияләнә. Бу очракта 1,5 яшькә кадәрге балаларны караучы эшләмәүче ата-аналарга һәм опекуннарга ай саен бирелә торган пособие, бала туганда яисә уллыкка алганда бер мәртәбә бирелә торган пособие күләме турында сүз бара.

Индексацияләнгән соң, эшләми торган пенсионерны җирләүгә бирелә торган пособие күләме — 6964 сум тәшкил итә.

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев