Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ерак Усыдан – Май чабуга

Җәкәү йорты тарафыннан оештырылган Май чабу бәйрәмен быел Мөслим керәшеннәре үзләренең сыйлары һәм җырулары белән ямьләндерделәр.

12 март көнне Мөслим районының Яңа Усы һәм Керәшен Шураны кешеләре, ерак чакрымнарны үтеп, Җәкәү йортына үз ункөнлекләрен ябу тантанасына килделәр. Төрле як керәшеннәре айлыкларын йомгаклау кичәләренә хас булганча, Мөслим керәшеннәре ункөнлеге тәмамланып килгәндә үткәрелгән Май чабу бәйрәменең тантаналы өлешендә бер төркем кешегә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусованың Рәхмәт хатына район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе, Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы  Галина  Романова; Көҗмә Демиан чиркәвен нигезеннән башлап өр-яңадан төзегән Валерий Кондратьев; Усы мәдәният йорты директоры, "Усыкай буйлары" керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Миләүшә Филлиппова; Керәшен Шураны мәдәният йорты директоры, "Җәш җөрәкләр" коллективы җитәкчесе Филия Каюмова; Керәшен Шураны авылы фельдшеры, җырчы Лидия Егорова; шулай ук, композитор, Җәкәү йорты хезмәткәре, Усы егете Азат Хөсәенов; Усының талантлы егете –Тинчурин театры артисты Артем Пискунов; әнисе Клара Демидова  яклап тамыры Усыга барып тоташкан җырчы, баянчы Илмир Ямалов һәм башкалар лаек булды.

– Май чабуны һәр елны шушылай матур итеп уздырабыз. Өченче елны – Балык Бистәсе, узган ел – Түбән Кама, ә быел республиканың иң ерак районы булган Мөслим керәшеннәре белән бергә бәйрәм итәбез, – дип искәртеп үтте Людмила Даниловна бүләкләү тантансында ясаган чыгышында.

Мөслим – Җәкәү җортында үз айлыкларын үткәргән 17нче район. Дөрес, Казаннан еракта урнашканлыктан, юл мәшәкатьләренә бәйле рәвештә, алар үз якларындагы керәшен авыллары, аларның тарихы һәм хәзерге тормышы, керәшеннәрдән чыккан олы шәхесләр, чорыбызның талантлы уллары һәм кызлары белән ункөнлек кысаларында таныштырдылар. Май чабу бәйрәме тантанасында Мөслимнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Фидания Шәймәрданова район башлыгы һәм үз исеменнән бәйрәм белән  котлап чыгыш ясады.

Үз чыгышында Галина Степановна телгә алып үткәнчә, әле күп якларда керәшен фольклор ансамбле оештыру түгел, "керәшен" сүзен дә белмәгән 1980 елда Яңа Усыда "Усыкай буйлары" ансамбле эшли башлый. 1985 елда бу фольклор ансамбле Казанда чыгыш ясый, ә инде 1987 елда Мәскәүдә уздырылган II Бөтенроссия фестивалендә лауреат исемен яулый, аңа халык ансамбле исеме бирелә.

Казан уртасында, Җәкәү йорты ишегалдында оештырылган бәйрәмне "Усыкай буйлары" ансамбле Май чабу күренеше белән башлап җибәрде.

Бәйрәмгә җыелган халык, болытлы, салкын көндә, әледән-әле, тәбикмәк һәм кайнар чәй белән җылына-җылына, ике сәгатьтән артык җыр тыңлады, биюләр карады. 50 елдан артык авылда фельдшер булып эшләүче Лидия Егорованың Керәшен Шураны көе, укучы балалар Валерия Виноградова белән Нәфисә Фазлыеваның “Без бит керәшен кызлары”на биюләре, Наилә Демидованың “Озын көе” һәм, әлбәттә,“Усыкай буйлары” ансамбленең үз авыллары көй-җырулары күңелләрне моң белән тутырды.

Тамашачы да читтән генә карап тормады, мунча себеркесенең яфраклары коелып беткәнче бер-берсен "чабу"чылар да, урам себеркесенә атланып, йөгерә-йөгерә ярышучылар да, башка уеннарда катнашучылар да күп булды. Май чабу бәйрәмен һәрвакыттагыча шаян сүзләр һәм кызыклы уеннар белән катнаштырып алып баручы Дмитрий Баранов тизлеккә тәбикмәк ашау ярышын игълан итүгә, ялганчы кеше әйтмешли, су буе чират тезелгәндер...

Мөслим ягының талантлы керәшеннәре чыгышлары арасында, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең "Казансу" ансамбле (җитәкчесе – Ләйсән Абакаева), Александр Игнатьев, Римма Никитина, Илмир Ямалов, Азат Хөсәенов һәм Дмитрий Баранов җырлары да яңгыраган Май чабу бәйрәме, традиция буенча, җыйнаулашып кышка рәхмәтләр әйтә-әйтә һәм үз урынын язга бирергә вакыт икәнен дә искәртеп, Кыш карачкысын озату белән тәмамланды.

Май чабудан фоторепортаж

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев