Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай керәшеннәре мәдәни үзәкне гөрләтте

Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә Чистай керәшеннәре айлыгын ябуга багышланган тантана кичә булды

“Җакын дуслар җыелышкач” проектында питрәчлеләрдән соң эстафетаны үзләренә алып, Чистай керәшеннәре март ае дәвамында халыкны үз якларына гына хас уеннар, кич утырулар, туй йолалары белән таныштырдылар.

Бахта авылы чиркәвенә экскурсия дә оештырдылар. Шул авылда туып-үскән күренекле якташлары – РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкина истәлегенә багышлап әдәби-музыкаль кичә дә үткәрделәр. Җирле шагыйрә Елизавета Сидорова һәм башкаларның иҗаты белән дә танышу мөмкинлеге тудырдылар. Пандемиягә бәйле хәзерге шартларда, республика халкы боларның барысын да Я.Емельянов исемендәге үзәкнең һәм “Туганайлар” газетасының Instagram, ВКонтакте, You Tube каналларындагы рәсми аккаунтларында карый алдылар.

Үзәктәге тантананы ачып, Чистай районының җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Алексей Ефимов: “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында безнең Чистай керәшеннәрен республика күләмендә күрсәтү зур вакыйга ул. Республикага гына түгел, бүгенге технологияне кулланып, Чистай керәшеннәренең мәдәниятен, йолаларын бөтен дөньяга сөйләдек. Моның өчен җырчы Җәкәү йорты җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә рәхмәт”, – дип әйтеп узды.

Чыгышына ялгап, Алексей Ефимов керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусовага, хезмәткәрләр – фольклор белгече Геннадий Макаровка, бүлек җитәкчесе Сөмбел Вәлиәхмәтовага, аккомпаниатор Азат Хөсәеновка һәм башкаларга Чистай муниципаль районы башлыгының  рәхмәт хатлары тапшырды.

Үз чиратында, Людмила Даниловна да хәзерге фәннең Чистай керәшеннәрен аерым бер группа итеп каравын, өйрәнүен искәртеп, үз айлыкларын тиешле югарылыкта оештырулары өчен чистайлыларга бер кочак рәхмәт хаты тапшырды. Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгенең рәхмәтенә лаек булучылар арасында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, мәдәният бүлегеннән Елена Курбатова, татар теле укытучысы Елизавета Цыганова, “Багалмам” ансамбленең иң олы яшьтәге җырчысы Анна Миндюкова да бар.

87 яшьлек Анна түтинең  һәм, шулай ук, Анна Савельева, Лариса Ильина,  “гармунчы Микулай”ның  җырларын залдагылар алкышларга күмде...

Моннан өч ел элек кенә оешкан булса да, халыкара фестиваль-бәйгеләрдә призлы урыннар яуларга өлгергән “Багалмам” һәм, шулай ук,  “Карендәшләр” фольклор  ансамбльләре  чыгышы да  тамашачыга ошады.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев