Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” солисткасы кияүгә чыкты!

Ольга белән Олег Миняевларның туйлары Чистайда булган

6 августта керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле солисткасы, “Кряшен чибяре-2012” титулы иясе Ольга Бачкова кияүгә чыкты. Ольга үзе Мамадыш районының Владимир авылыннан, ә ире Олег­ Миняев – Чистай районы керәшене.

Аларның өч көнгә сузылган туйлары Чистайда үткән. Беренче көнне туйның төп өлеше булган. Иртә белән кызны, җолага туры китереп, калым түләп алганнар. Аннан соң, Чистай шәһәренең Никольский соборында кәбен койдырганнар. Һәм ЗАГСка барып язылышканнар. ЗАГСтан соң, мул банкет үткәргәннәр. Ольганың остазы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева, яшьләрне котлау өчен, туйга килгән...

Туйның икенче көнендә "Килен ашы”  җоласы булган.  Бу җолада иренең туганнары катнашкан. Өченче көнне иң якын туганнары – әти-әниләре белән генә үткәргәннәр. “Чын керәшенчә туй булды.  Керәшенчә киенеп, җырлар җырлап һәм ипи-тоз тотып, каршы алдылар. Хыялым тормышка ашты”, – ди яшь килен.

Ольга Бачкова ире белән танышу тарихын да сөйләде:

– Безнең танышу хыялдагыча булды дип әйтә алмыйм. Казан мәдәният институтына кергәндә мин, иң беренче чиратта, укырга, үз профессиямне үзләштерергә дигән максат куйдым. Егетләр турында уем да кереп карамады. 2017 елда “ВКонтакте”да “Керәшен палатасы” төркеме бик актуаль иде. Мин дә аны күзәтеп бардым. Кызлар арасында фото-конкурс оештырдылар. Анда минем дә фотом бар иде. Олег шундагы фотоны күреп, иң беренче булып, лайк куйды һәм миңа язды. Мин моңа игътибар итмәдем. Ул вакытта егетләр кирәкми иде, тәкәбберлегем дә бик каты булгандыр. Олегка бер айдан гына җавап яздым.  Ул көн дә яза башлады. Мин җавап бирәсе килмичә генә яздым... 8 ноябрьдә институтта “Первокурсниклар көне” үтте. Мин анда группам белән җырларга тиеш идем. Концерт беткәч, бер таныш йөзне күреп алдым. Олег әйтмичә генә мине карарга килгән икән. Шунда бер-ике минут сөйләшеп тордык. Икенче очрашуыбызны планлаштыра башладык. Дус кызларым безне күреп, мине Олегка кияүгә үк бирә башлаганнар. Шул көннән соң без якынрак таныша башладык.  Кызыксынуларыбыз да охшаш булып чыкты: икебез дә җырларга яратабыз, спорт белән шөгыльләнәбез. Безнең әти-әниләребез дә бер сферада эшли дисәк тә була. Әти-әнием “Талир тәңкә” фольклор ансамблен җитәкләсә, аның әнисе – “Карендәш” фольклор ансамбле җырчысы. Минем яктан күбесе данлыклы укытучылар, Олег та КФУның аспирантурасын бетереп, бүгенге көндә КФУның IT-лицеенда укытучы булып эшли.

Өч елга якын дуслашып йөргәннән соң, тормыш юлыннан бергә атларга булдык”.

Ольга иренең фамилиясен алырга булган. “Паспортта фамилиям – Миняева, сәхнәдә Бачкова булып калачакмын”, – диде ул.

Бүген Миняевлар гаиләсе Сочига ял итәргә китте. Яшьләргә матур яллар һәм бәхетле, парлы тормыш теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олег Миняев лицейда тэрбияче булып эшли.