Җиләк күчерер чак җитте
– Әниләр бакча алганда миңа 22 яшь иде, шуннан бирле менә 20 елдан артык бакча белән җенләнәм, – дип шаярта һәвәскәр бакчачы Гөлфия Зиннәтуллина. Быел күпләр бакча җиләге уңмады, ди, ә аныкы уңган! Без аннан бакча җиләге (виктория) күчерү һәм мул уңыш алу серләрен сораштык