Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бишкәй” балалар фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Бүгенге көндә “Бишкәй” балалар фольклор ансамбленең иҗади эшчәнлеге авыл һәм район тамашачыларын битараф калдырмый, бәйрәм һәм шатлык атмосферасы тудыра, уңай хис-кичерешләр бирә, җәмгыятьне рухи баета һәм буыннар бәйләнешен саклый

“Бишкәй” балалар фольклор ансамбле 2015 елда Түбән Биш авылы клубы базасында оешып китә. Ансамбльда 8 яшьтән 17 яшькәчә 12 бала шөгельләнә. Сәнгать җитәкчесе – Валиахметова Наталья Александровна.

Коллективның уникальлеге халык традицияләрен яңадан торгызудан, традицион бәйрәм йолаларын, милли җыр, бию, уен традицияләрен саклаудан, гамәлгә кертүдән гыйбарәт. Коллектив эшчәнлеге башында кечкенә һәм балаларның сәхнәдә беренче адымнары кыюсыз була . Наталья Александровна - сәләтле оештыручы, фольклор иҗатын актив пропагандалаучы. Ул үзе укый, тәҗрибә туплый һәм бөтен белемнәрен балаларга тапшыра.

Коллективның барлык катнашучылары, ә бүгенге көндә алар 12 кеше, халык иҗаты белән кызыксынып, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен рәхәтләнеп өйрәнүче балалар. Коллективта катнашучыларның барысы да музыкаль сәләтле, фольклор җырлау һәм борынгы көнкүреш культурасын сөючеләр.

Коллектив репертуарын тулыландыру чыганаклары булып өлкән буын, интернет, китаплар, танылган җырчыларның һәм ансамбльләрнең җырлары тора. Өлкән буын балаларны керәшен җыруларына, гореф-гадәтләренә өйрәтә. Балалар репетицияләргә бик рәхәтләнеп йөриләр, аларга чараларда катнашу һәм чыгыш ясау ошый. Әлбәттә, балаларның чын халык традицияләрен тирәнрәк сеңдерүләре шатландыра, инде аларның күбесе үзләренең уникаль керәшен мирасын йөртүчеләр булуларын аңлый.

“Бишкәй” фольклор ансмабленең репертуары керәшеннәрнең халык җырларыннан һәм биюләреннән тора, аларның күбесен җирле әбиләр башкарган. Сирәк фольклор җырларын белүче әбиләр дә берничә ел узса, бөтенләй калмаячак, шуңа күрә Наталья Александровна керәшен көйләрен җыю буенча эш алып бара.

“Бишкәй» балалар фольклор ансамбленең яңа буынын әзерләү өчен - «Моңлы тамчы» балалар ансамбле булдырылды. Аның составында мәктәп яшендәге 12 бала шөгельләнә.

Соңгы биш елда коллектив тарафыннан даими репетиция һәм концерт эшчәнлеге алып барыла, репертуар яңартыла. Грант алу нәтиҗәсендә коллективка искиткеч сәхнә костюмнары тегелде.

Бүгенге көндә “Бишкәй” балалар фольклор ансамбленең иҗади эшчәнлеге авыл һәм район тамашачыларын битараф калдырмый, бәйрәм һәм шатлык атмосферасы тудыра, уңай хис-кичерешләр бирә, җәмгыятьне рухи баета һәм буыннар бәйләнешен саклый. Ел саен коллектив концертларда, бәйрәмнәрдә, фестивальләрдә һәм конкурсларда актив катнаша.

КЦ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев