Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бигешлеләр җәйнең ямьле бер көнендә ачык һавада самавырдан чәй эчте

Бигеш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре халкыбыз йолаларын, гореф -гадәтләрен тергезү, яңарту, баету, яшь буынга тапшыру өчен бик күп көч куя.

Матур, истә калырлык чаралар, фольклор күренешләр, сәхнә әсәрләре тудырып, халык һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим итәләр. Матур җәйләрнең кадерен белеп тагын бер истә калырлык чара – “Эх, самавырлы, коймаклы чәйләре” йоласы узды.

“Милли табыныбызның күрке – самавырны халкыбыз рухи кыйммәткә тиңли. Элек-электән самавырлы йорт ямьлерәк тә, утлы күмер кызуында гөжләп утырган самовардан ясалган чәй тәмлерәк тә саналган. Кичәгә килүче апаларны, кечкенә балаларны самавыр тарихы белән таныштырдык. Шулай ук аны кабызу, агарту йоласын олыларга да, яшь буынга да сөйләп күрсәттек”, – ди мәдәният йорты директоры Миңнегөл Насыйбуллина.


Самавырларда чыжлап, хуш исле үләннәр белән чәй кайнады. Ә аннары тәмле коймак белән үлән чәйләре эчтеләр. Чәй янында каен җиләге, җир җиләге, карлыган вареньелары һәм яңа аертылган иң тәмле, шифалы Карман балы да бар иде.

“Онытылмасын иде борынгы йолаларыбыз, кыйммәтләребез. Саф һавада бәйрәм уздыру йөрәкләргә ял, күңелгә дәрт өстәде”, - ди кичәдә катнашучылар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев