Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаң мәктәпкә әзерме?

Ата-анага үзенең кызларын, улларын яңа уку елына киендерү зур чыгым таләп итә .

 

Баланы мәктәпкә әзерләү күп җаваплылык һәм чыгым таләп итә. Август урталары җитүгә, бу мәшәкатьләр ата-аналарның баш бәласенә әйләнә. Кибетләрдәге китап-дәфтәр, ручка-карандашларны күреп, кайсын алырга аптырап каласың: барысы да матур, зуры-кечкенәсе, төрле төслесе бар. Мәктәп формасы, аяк киемнәре, рюкзак та кирәк бит әле. Аларның бәясе кесәгә нык суга. Күпчелек әти-әниләр гаилә бюджетында “кризис” килеп чыкмасын өчен, уку елына алданрак, җәй башында ук әзерләнә башлыйлар. Ә инде күп балалы гаиләләр өчен бу аеруча авырдыр. Кибеттән-кибеткә йөгереп, укучы баласы башкалардан ким булмасын дип тырышып йөргән чагында, кайбер әниләрнең фикерен белеп алырга булдык.

Римма ЕФРЕМОВА,

Балык Бистәсе районының Шеморбаш авылы:

– Хәзерге заманда балаларны мәктәпкә барырга әзерләү бик җиңел димәс идем. Кием-салым бәяләре кыйбат.  

Без – күп балалы гаилә. Беренче улыбыз Геннадий 21 яшьтә, укып бетереп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә эшли, икенчесе – Николай, ул армия сафларында хезмәт итә. Кызыбыз Элина – 4нчегә, ә төпчегебез Станислав 2нче класска бара. Ирем Сергей мәктәптә оператор булып эшли, үзем пешекче. Шулай да, җәен иремә бераз шабашка да эшләп алмый булмый, чөнки балаларны киендерергә кирәк. Каенанам пенсиясе белән ярдәм итә. Элек, ике малай укыган вакытта, киемнәр беренчесеннән икенчесенә кала иде, шуңа җиңелрәк булды. Хәзер кызга да, малайга да аерым алырга кирәк. Канцтоварларны июль аенда ук алып куйдык. Хәзерге бәяләр белән чагыштырганда, алдан алып кую отышлырак.

 Лариса ВАСИЛЬЕВА,

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы:

– Безнең балалар өчәү, ике улыбыз армиядә хезмәт итә, ә кечкенәбез Дарья 2нче класска бара. Беренче сентябрьгә әзерләндек. Әйберләрне узган ялларда Чувашия республикасының Канаш шәһәрендәге кибетләрдән алдык. Мәктәп, спорт формалары, аяк киемнәре һәм канцтоварларның барысын да исәпкә алсак, унбиш меңләп акча китте. Тагын нәрсәләр кирәк буласын укытучылар җыелышларда аңлатачаклар әле. Хәзер кибетләр күп, сайлап алу мөмкинлеге зур, шуңа күрә бу мәсьәләдә борчылмыйм, барырбыз да алырбыз дип уйлыйм.

Людмила ВЕРЯСЕВА,

Зәй шәһәре:

– Олы кызыбыз Яна – 8нче, ә кечесе Ксения 3нче класска бара. Узган елдан калган әйберләрне җыеп куйган идек, барысы да кулланырлык, шуңа аласы әйбер күп булмады. Мәктәпкә әзерлек чорында әллә ни авырлык кичермибез. Иң мөһиме, балаларның таза-сау булып, сәламәт йөрүләре. Без, әти-әниләр сабыр булып, балаларыбызга кирәкле тәрбияне бирү турында күбрәк уйлап, артык кыйбатлы әйберләргә кызыкмыйча гына, мәктәпкә йөртә алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев