Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аяз Гыйләҗевне искә алу кичәсендә "Бәрмәнчек" ансамбле чыгыш ясады. Фото

Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган хатирәләр кичәсе узды Кичә Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган тантаналы әдәби-музыкаль кичә узды, дип хәбәр итә "Татар-Информ"МА.

А.Гыйләҗев - киңкырлы иҗат мирасы калдырган язучы. Ул 5 зур масштаблы роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән. Аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. "Өч аршын җир", "Җомга көн кич белән...", "Яра", "Йәгез, бер дога!" һ. б - һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган әсәрләр. Алар төрле телләргә тәрҗемә ителгән.

Олы язучыны юбилее уңаеннан керәшеннәр исеменнән Г.Камал театры артисты Олег Фазылҗанов һәм Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады. 2017 елның 31 октябрендә "Бәрмәнчек" ансамбле яңа сезонын ачканда концертка килгән Нәкыя ханым Гыйләҗева "Туганайлар" корреспондентына болай дигән иде: "Мин керәшен сәнгатенә битараф түгел. Мине бу матурлыкка кайчандыр ирем Аяз Гыйләҗев алып килде. Багражда үскән кеше буларак, ул керәшеннәрне үлеп ярата иде. Керәшеннәр дә үзен дә, әти-әнисен дә бик зурладылар.

Сагынып, яратып килдем, килендәшемне дә иярттем әле. Кайчандыр, Багражга кайткач, күршебез Чыпчык Мариналар белән мәҗлескә барып, шак катып кайткан идем. Шуннан соң, Аяз белән бергәләп, бик күп керәшен җырларын магнитофонга да яздырган идек. Керәшен җыруларында венгр, румын мотивларын ишетәм ин. Бәлки, кайчандыр, кайдадыр, ерак гасырларда, керәшеннәрнең тарихы алар белән кисешкән булгандыр... Менә бүген дә шул яңгырашларны ишеттем, чит илдә булып кайткан кебек хис итәм үземне.
"Бәрмәнчек"ләрне бик яратам. Аязымның 85 еллыгына килеп, ямь биреп киткәннәр иде. Инде гыйнвар аенда Аяз Гыйләҗевкә 90 яшь тула. Бу чарадан керәшен карендәшләребез дә читтә калмас, дип өметләнәм. Үзе исән булса, ай, сөенер иде..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев