Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда өмәләр дәвам итә

Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән авыл җирлекләрендә язгы санитар чистарту өмәләре башлана. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта.

Балтач районының Дорга авылы зиратында ир-егетләр җыелышып өмә ясаганнар. Алар чистарту, куркыныч тудырып торган агачларны кисү һәм җыелган чүп-чарны чүплеккә итеп ташлау эшләре башкарганнар.

«Халык шактый җыелды, үз техникалары белән дә килүчеләр булды. Бу эшләрне башкаруга ярдәмнәрен керткән авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диде авыл өчен җан атып йөрүче Борис Андреев.

Чистайның Бахта мәдәният йорты хезмәткәрләре Петр һәм Павел чиркәве территориясендә өмәдә катнаштылар.

«Монда актив һәм битараф булмаган кешеләр җыелган. Изге урында, игелекле эш башкару һәркемнең күңеленә рәхәт бер тойгы өстәде.  Вакыт табып изге эшкә катнашкан һәм көч куйган һәркемгә рәхмәт»,– дип яздылар алар.

Мөслим районының Керәшен Шуранында «Чисталык ике айлыгы акциясе” дәвам итә. “Бүген юл буйларын чистарттык һәм табигатьнең матур урыннарында фотосессия дә ясап кайттык әле», – диде алар.

Чишмәләрне, коеларны чистарту һәм төзекләндерү дә элек-электән изге эш булып санала.

Авылларда йөргәндә урамдагы, ишегалларындагы, су буйларындагы коеларга игътибар итәм, аларның күбесеннән инде су алмыйлар. Кое түгел, хәзер колонкалары да калмады диярлек, һәрберебезнең йортына су кергән, коеларның кирәге шул тиклем генә. Балык Бистәсенең Үри авылындагы Гавриловлар бакча башындагы авыл коесы – күбебезнең якты хатирәсе. Аннан өйләргә чишмә суы кергәнче кеше өзелмәде. Шәһәрдә яшәүче якын дустым Валерий Гаврилов белән киңәшләшеп коены чистартырга булдык. Суын түгеп, стеналарын чистартып юып, коега яңа сулыш бирдек. Авыл коесы, җәйгә кергәндә матур  килешле  күлмәк кигән кызлардай, купшыланып китте», – дип язды Бирдебәктә яшәүче Евдокия Толстова.

Кукмара районының Село-Чура авылында да «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында экологик өмә оештырылган. “Язгы өмәдә актив катнаштык, авыл территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштырдык”,– дип хәбәр иттеләр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев