Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару шигырьләр

Пасха көнне кызыл күкәй җыярга чыгучы балаларга ару шигырьләр өйрәтергә була. Һәрбер өйгә кергәч, Олы көнне шулай данласалар, бәйрәм тагын да ямьләнер.

Олы көн  (Зинаида ЗАХАРОВА)
Келәүләр үтә җырланып,
Күңелләрдә — бәйрәм хисе.
Табын түрләрендә — кызыл
Күкәй. Ул — Олы көн төсе.

Иртә таңнан йөгерешеп,
Балалар күкәй җыялар.
Чиркәүләрдә, сөенешеп,
Бәйрәм иманы җырлыйлар.

Олы көн җырулары да
Җырлана — Ходайны зурлап.
Христосның терелү көнен,
Гаделлек Кояшын данлап.

Яктылык үлемнән өстен,
Христос, чынлап, терелеп торган.
Гаделлек Кояшыбыз ул, —
Күңелгә сөенеч тулган.

Бүген бездә шатлыклы көн (Геннадий МАКАРОВ)
Бүген бездә шатлыклы көн, 
Тыныбызга — татлылык.
Җирдәгеләр күңел ача,
Күктәгеләр сөенә.

Гумерләрдән гумерләргә,
Кешеләр белән бергә,
Күк өстендә яшәүчеләр
Белән сөеник без дә.

Сабыйлар күк шатланыйк,
Сөенечкә керейек.
Христос бүген терелеп торган,
Гүрнәчәдән чыккан күк.

Без, барысы эшетсен, дип,
Аңа шөкер итәбез,
Җиңелмәс көч ул — Иисус,
Сүнмәс сөю ул — Иисус,

Зур рәхимнек ул — Иисус,
Мәңге кадер ул — Иисус,
Җакты эйям ул — Иисус,
Җан татлыгы ул — Иисус.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев