Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анфиса Абрамова йөрәге сабырлык белән улы кайтуын көтә

Махсус хәрби операция зонасында Ватан кушкан бурычны үтәүче барлык хәрбиләрнең дә аналары шикелле үк, Зәй шәһәрендә яшәүче Анфиса Абрамова да улының тынычлык урнаштырып, тизрәк әйләнеп кайтуын тели.

Чираттагы ялга кайткан улын, өлкән лейтенант Женяны хезмәт урынына озаткан гына көннәре иде Анфисаның. Аның улы узган елның октябрендә, хәрби комиссариаттан повестка килүгә үк юлга җыена. Әти-әнисенең, хатынының һәм өч баласының үзенә сораулы караш белән төбәлүенә, каршы килмәслек итеп, кистереп җавап бирә:

— Бабай сугышта булган, мин дә барам! 

Бабай... Бәләкәйдән үк җәйләрен Зәй районының Федоровка авылында, бабасы Матвей белән көтү көтеп уздыра Женя. Бабасы аңа үзенең фронт юллары турында сөйләми калмагандыр. 1943 елны 17 яшьлек Матвей Абрамов армиягә алынып, Саратовта хәрби хәзерлек үтә. Беренче Белоруссия фронтының 1050нче укчы полкында сугыша. Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңүне Германиядә каршылый. «Кызыл Йолдыз» ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре һәм башка сугышчан бүләкләргә ия була. Сугышта һәм хәрби хезмәттә җиде ел булган егет Федоровкага кайта... 

«Ирем Николай да Украина ягында хезмәт иткән. Ә улыбыз Женя Тоцкидагы хәрби частьта ике ел хезмәт итеп, өлкән сержант званиесендә кайтты», — дип, махсус хәрби операциядә катнашучы улы турында сөйли башлады Анфиса Васильевна. 

Армиядән кайтуына бер ел дигәндә, Женя өйләнә. Башта тулай торакта торалар, аннан Зәй янындагы поселокта йорт салып чыгалар. Күрәсең, бәләкәйдән авылда, бабайлары янында үскәч, үз йортында яшәргә теләгәндер. Хатыны Лена — керәшен кызы, аның анасы Ольга исә Поповка авылыннан.

Женя үзе РУЭСта начальник була (хатыны да шунда эшли). Соңыннан шул тармак буенча эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Аларның өч балалары бар: олысы Дарья Чаллыдагы педагогия колледжында белем ала, 13 яшьлек Александра мәктәптә укый, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, ә бәләкәйләре Глебка әле 6 гына яшь. 

«Ялга беренче кайтуында аз гына торып киткән иде. Бу кайтуында озаграк торды. «Бар да яхшы», дип безне тынычландырды инде. Ашаулары әйбәтләнгән, улым дүрт кило җыеп кайткан. Без дә кирәк-яракны посылка итеп салып торабыз. Валентин Атласовка бик зур рәхмәт, яннарына барып, ярдәм итеп йөри. Женя бу юлы шулар белән китте, барып җиттеләр инде. Федоровка халкы да булыша. Олы әйберләр кирәк булганда, гел акча җыешалар. Женя белән хәбәрләшәбез, шалтыратып тора. Бу хәлләр тизрәк бетсен дә, андагылар өйләренә исән-сау кайтсыннар. Бар теләгебез шул», — дип әйтүче Анфисаның бу теләкләре белән, үзләренең уллары, ирләре, оныклары махсус хәрби зонада булган һәркем килешер. 

Сөйләшә башлагач, Анфиса үз тормышларына да тукталды. Әле аның әнисе, 93 яшенә якынлашып килүче Татьяна Комиссарова да исән, Зәйдә тора. Татьяна әби — Сарман районының Наратасты керәшене Харлампий Васильев кызы. Аның анасы Дарҗа карчык булган. Анфисаның әтисе Василийның туганы Начтый исә Наратастының Иван Лабашевка кияүгә чыккан. Балалары — Лида, Ольга, Клавдия, Василий. Хәзерге вакытта Лидия Ивановна Наратастында яши.

«Әтиебез Василий (1933 елгы) Ләкенеке иде. 1955 елда әни белән гаилә корып, Зәйдәге ГРЭСка урнашалар. Әти 27 яшендә шундагы авариядә үлгәндә миңа — 4 яшь, сеңелем Нинага 2 яшь тә тулмаган иде. Нина хәзер музыка мәктәбендә балаларны баянга өйрәтә. Мин үзем башта энергетика хуҗалыгында — изолировщик, аннан соң типографиядә печатник булып эшләдем. Чирли башлагач, эштән туктадым, икенче группа инвалидлык бирделә»р, — дип сөйли Анфиса. 

Ә аның ире, 70ен тутыручы Николай шикәр заводында экскаваторчы булып эшләгәндә лаеклы ялга чыккан. Үзләре янында яшәүче төпчек уллары Василий да әтисе шкелле үк экскаваторчы, Чаллыга йөреп эшли. 

Федоровка егете Руслан Николаевка кияүгә чыккан олы кызлары Светлана — авылда сатучы. Аларның кызлары Татьяна белән Людмила Әлмәттә яшиләр. Икенче кызлары Лена да үз керәшене белән кавышкан — Туңылҗа авылы егете Михаил Кирилловка чыккан. Ире үлеменнән соң, улы Романны тәрбияли. Мәскәүдә, рус арасында яшәсәләр дә, 18ен тутыручы оныгы Роман турында әбисе «үзебезчә аңлый, кайчакта сүзләрне дә аермачык әйтә», ди. 

Өченче балалары, 1981 елгы уллары Женяның бәләкәй Глебын үзләре белән Федоровкага алып кайтырга ярата өлкән Абрамовлар. Аларның да җәйләре Федоровкада, Матвей бабайлардан калган өйдә үтә. 

— Алар алты бертуган. Ирем — икенчесе. Төп йортны иремә рәсмиләштерде туганнары. Безнең ул җир эшен ярата. «Үләнне әллә пинцет белән чүплиме» дип сокланалар. Авыргач, мин иелә алмыйм, барысын да үзе эшли. 40ар тавык алабыз, — дип тормыш-көнкүрешләре белән таныштыруны дәвам итте Анфиса. — Женяның төпчеге Глеб та авылны ярата. Улым хатыннан уңды. Киленебез Лена ирен дә көйли белә, өч бала булса да, өендә тәртип. Оныклар да яхшы укыйлар. Барыбызның да бәхетенә Женябыз исән-сау кайтсын да, күк йөзләре аяз, дөньялар тыныч, илдә муллык булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев