Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александра Герасимова: «Җәяү йөрергә яраттым мин, гел җырлап йөрдем»

Зәйдә яшәүче Александра Михайловна чыгышы белән— Сарман районы Нарат Асты авылыннан.

«Сугыш башланганда, миңа 17 яшь иде. Әллә нинди хыяллар, уйлар иде күңелдә. Барысын да шул афәт юкка чыгарды. Минем дә ике дәдәмне — Исак белән Петрны да сугышка алдылар. Петр дәдәй өздереп гармунда җырлый, ә мин аңа кушылып җырлый идем, — ди искә ала ул авыр елларны Александра түти.

Тумышы белән Александра Михайловна — Сарман районы Нарат Асты авылыннан. Колхозлашу еллары башлангач, әтисен — Михаил Ямашевны төрмәгә утырталар.

«Мине кулак кызы дип комсомолга да алмадылар», — ди ул.

1934 елда кайтып, өендә үлә Миша дәдәй. Ямашевлар гаиләсендә туган 12 баланың бишесе генә исән кала. Ул бишне аякка бастыру өчен никадәр көч, түземлелек кирәк була әниләренә. Ә балалары югары белемле булырга омтылалар. Александра Югары Баграж мәктәбендә 7 классны бетергәч, Алабуга педучилищесына укырга китә.

«Өскә юньле кием юк: аякта чабата, юка кием... Кафедра мөдире мине кышкы киемнәрне алып килү өчен 10 көнгә өйгә кайтарып җибәрде. Ләкин мин өйгә кайткач, тагын да ныграк чирләп киттем һәм билгеләнгән вакытка уку йортына бара алмадым», —дп сөйли Александра апа.

Инде терелеп, яңадан Алабугага китәм, дигәндә генә, училищеда укыган өчен түләтә башлаганнар, дигән хәбәр килә. Гаиләнең түләп укытырлык хәле булмый. Югары Баграж мәктәбе укытучылары аны 9-10 нчы классларда эшләп укырга күндерәләр. Пионервожатый да, библиотекарь да була, комсомол секретаре йөген дә, колхоз эшләрен дә тарта кыз.

«1945 елның 9 маенда мин Федоровка мәктәбендә эшли идем. Сугыш беткән дигән хәбәрне ишеткәч, утырып елаганымны бүген дә хәтерлим», — ди ветеран.

Сугыштан кайткан Югары Баграж егете Леонид белән 1946 елда гаилә коралар. Леонид Бигештә фельдшер булып хезмәт куя. Александра исә Бигеш мәктәбендә укытучы булып эшли һәм читтән торып педагогика институтын тәмамлый. Аннан Герасимовлар Иске Зәйгә күченеп килә. Алар икесе дә санэпидемстанциядә эшли башлыйлар. Әлеге хезмәт Яңа Зәйгә күчкәч, Александра Михайловна дәваханәдә регистратурада эшли. Гаиләдә биш бала — кызлары Елена, Людмила, Лира, Лидия, уллары Леонард үсә. Бүгенге көндә Александра Михайловна улы Леонард, килене Любовь белән яши. Алар төп нигездә заманча, матур, якты йорт салып кергәннәр. Әниләренең урыны түрдә.

Александра апага сентябрь аенда 100 яшь тулачак. Озак яшәүнең сере нәрсәдә, дип кызыксынабыз аннан.

«Җәяү йөрергә яраттым мин. Гел җырлап йөрдем», — дип Алекандра апа шигырь юллары белән әйтеп бирде.

Ул бүгенге көндә дөньяда барган хәлләрдән, махсусхәрби операция турында хәбәрдар. Телевизордан яңалыкларны карап бара, газеталар укый. Күпме яшь гомерләр әрәм була, безне дуслык кына коткарачак, шул чакта гына тынычлык урнашачак, ди. Быел Президент сайлауларына да участокка үзе барып тавышын биргән.

«Әлбәттә, Путин өчен тавыш бирдем. Соңгы тапкыр Президент сайлаларында катнашуым, битараф кала алмыйм, дип әйттем балаларыма да», — ди ул.

Александра апа керәшен җыруларын зур осталык белән башкару белән дә данлыклы. 99 яшендә дә җор телле ул, моңа кадәр әле салфеткалар бәйләгән.

Леонидының аңа багышлап язган шигырьләр дәфтәрләрен кадерле ядкарь итеп саклый. Бу шигырьләр иренең аны ничек яратуы, хөрмәтләве турында. Александра апа кулына әлеге дәфтәрләрне алып, үткәннәргә кайтып, хатирәләргә чумылып, кулы белән әкрен генә ире язып калдырган шигырьләр дәфтәрен сыйпый…

 

Газета "Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев