Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алда әле чынга ашасы хыялы көтә

Лаеш районының Ташкирмән авылында яшәүче Валентина Казанбаеваның да 27 яшьлек улы Василий октябрь аенда мобилизацияләнгән.

Хыяллары зурдан

Хәрби әзерлек узып, декабрьдә тиешле урынга барып җиткән.

Хәрби комиссариаттан повестка килгәч, Василийны ерак һәм озак юлга әзерләүдә өйдәгеләре генә түгел, туганнары һәм башкалар да катнашкан.

– Туганнарга, улымның дусларына, эш урынындагы хезмәттәшләренә, аеруча, җитәкчеләре – Яшел Үзән электротехника заводы директоры Наил Галимовка рәхмәт, бик нык булыштылар. Наил Мансурович: “Василийга нәрсә кирәк, барысына да интернет аша заказ бирегез, үзебез түлибез”, – дип әйтте. Лаеш районы хәрби комиссариатыннан да китерделәр, рәхмәт. “Термобелье”, кышкы берцы, җылы кием, дару, махсус жгут – кыр шартларында кирәк булган башка кирәк-яракны да алдык. Үзләренә башта бирелгән киемнәреннән тренировкага йөрде. Ә тегендә яхшыларыннан китте. Командирлар сүзен тыңлаучан улыбыз. Телефонсыз киткән иде, посылка белән салып җибәрдек. 23 февральгә дип, тагын посылка җыйдык: тушенка, макарон кебек ашамлыклар, шәхси гигиена чаралары. Җәйгә хәрби кием дә тыктык. Көннәр язга таба инде. Тизрәк барысы да тынычлансын да, улларыбыз исән-сау кайтсыннар, – дип сөйләде Валентина Владимировна.

Әледән-әле улларының тавышын ишетеп, сөйләшеп торуларын да әйтте Валентина.

Ил тынычлыгы сагында

Кечкенәдән үк үз янында булган оныгын, җырак әбисе Кәтринә: “Үзең белән бер диндәге кешене сайла”, – дип өйрәтеп үстергән. Шуңа да улы исән-сау әйләнеп кайтып, үз кешегә өйләнер дип өметләнә Валентина. Әни кешенең сүзен фәрештәләр ишетми калмас...

Ташкирмән мәктәбендә укып чыгып, Казандагы автотранспорт техникумын тәмамлаган Василий – үз вакытында сроклы хәрби хезмәт үткән егет.

– 16 июньдә диплом яклады, 18ендә армиягә дә китеп барды. 19ы туган көнем иде. “Әни, синең бәйрәмне күңелсезләндердем инде”, – диде. Нәкъ бер елдан, 45 яшьлек юбилеема кайтып җитте, – дип улын армия хезмәтенә озаткан чакны искә төшерде әнисе. Валентина Казанбаева әле ул вакытта Ташкирмән мәдәният йорты директоры булып эшләгән.

Василий ярты ел Чиләбе өлкәсендә хезмәт итә, командирлары аны шунда калдырырга телиләр. Әмма, “писарь” булып утырганчы, дөнья күрәсем килә” дип, Василий ризалашмый. Шуннан соң ул Краснодар ягында автомобиль гаскәрләрендә хезмәт итә. Гараж өчен җаваплы итеп билгеләнә. Ул яктагы борма-борма (серпантин) юллардан 19ар тонналы хәрби машиналарны билгеләгән урынга аерым бер тизлектә акрын гына илтеп җиткерү өчен игътибар да, осталык та таләп ителә. Җаваплылыкны әйткән дә юк. Василий бер ел хезмәт итеп, командирларыннан Рәхмәт хаты күтәреп, өенә кайта.

Тырыш, таләпчән һәм тормышта үз максаты булган Василийның эшкә кулы ятып тора. Сроклы хезмәтне тутырып кайткач, ул үз йортларының икенче катын (әнисе аны чардак, ди) ясап куя. Әтисе Александр, дәдәсе Дима да булыша, әлбәттә. Дима дигәннән, ул энесе белән бер заводта цех начальнигы булып эшли, хатыны Виктория дә Ташкирмән кызы.

“Әти белән икегезне утыртып, үзем хезмәт иткән җирләрне күрсәтеп, серпантин юллардан йөртеп кайтам әле”, – дип хыялланган Василий ул уен тормышка ашыра алмый кала. Махсус хәрби операция башлана.

Бер вакыт дөньялар тынычланыр, Ташкирмән егете Василий да исән-сау әти-әнисе янына әйләнеп кайтыр. Кайтыр, аның әле хыялын чынга ашырасы – үзе хезмәт иткән якларга әтиәнисен алып барасы, өйләнеп балалар үстерәсе, тормыш матурлыгын тоеп, Ташкирмәнне гөрләтеп яшиселәре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев