Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 сентябрьдән Россиядә яңа законнар гамәлгә керә

Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында шулар хакында хәбәр иткән.

Беренчедән, укытучылар артык күп рәсми эш кәгазьләре тутырудан котыла алачаклар.

Шәхси мәгълүматны (персональные данные) саклауга кагылышлы закон да көченә керә. Әйтик, сатып алучы үзе турындагы рәсми мәгълүматны хәбәр итмәгәнгә карап кына, теге яки бу сәүдә оешмасы аңа хезмәт күрсәтүдән баш тарта алмаячак.  Әлеге законны бозган очракта, 50 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Закон буенча, кулланучыларны өстәмә яклау да карала. "Договордагы – закон тарафыннан билгеләнгән тыш – кулланучылар хокукын кысуга юнәлдерелгән  шартларны суд игътибарга алмаячак.  Бу, мәсәлән, сатучыга үз бурычларын үтәүдән  баш тарту яки тиешле шартларны үзгәртү хокукы бирә торган  килешенүләр. Шулай ук, бер товарга (хезмәт, эш) кушып, икенчесен алуны мәҗбүри итү дә шуңа керә.

Болардан тыш, йорттагы милекчеләрнең идарәче компанияне сайлау буенча карары милекчеләрнең гомуми тавышы 50 проценттан арткан очракта гына кабул ителә ала.

Квартирда һәр милекченең өлеше алты квадрат метрдан да ким булмаска тиеш. Суд, шлуай ук, ир белән хатынның гомуми милектәге өлешләрен үзгәртү хокукына ия булачак. Бу, ир белән хатынның берсе икенчесенең ризалыгыннан башка гына гомуми милекне тиешеннән арзанга саткан очракка карый.  

Физик мөмкинлеге чикле балаларга мәктәптә бушлай ике мәртәбә туклану хокукы гарантияләнә. Моннан тыш, I, II һәм III группа инвалидлар бушлай икенче урта  яки югары белем алу хокукына ия булачаклар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев