Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 марттан Россиядә үлем турындагы таныклыклар электрон форматта булачак

Мәрхүмнең туганнары төрле инстанцияләргә йөрүдән азат ителәчәк

1 марттан Россиядә медицина таныклыклары электрон форматта булачак. Документларның бердәм реестры булдырыла, аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы алып барачак. Бу карарны Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, электрон документ гражданнар теләге буенча түгел, ә мәҗбүри тәртиптә эшләнә. Башта бөтен медицина учреждениеләре барлык мәгълүматны, шул исәптән, үлем сәбәпләрен дә, сәламәтлек саклауның мәгълүмати системасына кертәчәк, аннан соң мәгълүматлар ЗАГС, Росстат һ.б. Бердәм дәүләт реестрына китәчәк.

Мәрхүмнең туганнары төрле инстанцияләргә йөрүдән азат ителәчәк. Мисал өчен, хәзерге ваакытта үлем турында кәгазь таныклыкларны хезмәткәрләр кешенең үлүе турында тамга ясасын өчен ЗАГС органнарына китерергә кирәк. 

Гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта туганнарының үлеме турындагы электрон таныклыкларны карый алачак, диелә хәбәрдә. 

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев