Туганайлар

Алар өчен үлем юк җирдә

Педагог-фронтовик әтиемнең якты истәлегенә багышлыйм

Онытылмый Җиңү батырлары,
Алар өчен үлем юк җирдә.
Алар каны белән алсуланган
Кызыл байрак - сүнмәс ут җирдә!


Илебез халкы быел 68 нче тапкыр 9 май - Җиңү көнен көтеп ала. Ул күпләр өчен сагышлы, күз яшьле, шатлыклы, кадерле бәйрәм. Ватаныбызны фашизмнан саклаганда, азатлыгыбызны яклаганда һәлак булганнарның, сугыштан яраланып кайтып, фани дөньяга күчкәннәрнең якты истәлеге безнең белән, безнең хәтерләрдә яши.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышында Чистай районы Чуваш Ялтаны авылыннан барлыгы 156 кеше катнаша. Шулардан, яраланып, сугышны бетереп, 70 кеше авылга әйләнеп кайта, ә 86сы чит җирләрдә ятып кала. Ил бәйсезлеге, азатлыгы өчен тормышларын корбан иткән авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, 1966 елның җәендә мәктәпнең яшь директоры, беренче директор Ильин Петр Валерьевичның улы, Виталий Ильин җитәкчелегендә укытучылар көче белән мәктәп тулай торагы бакчасына һәйкәл куела. 1976 елда икенче урында яңа мәктәп бинасы салынгач, 1979 елда мәктәп каршына яңа һәйкәл куелды.
1939 елның җәендә Чуваш Ялтаны башлангыч мәктәбе җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә. Директор итеп Петр Ильин билгеләнә һәм аңа яңа мәктәп бинасын салдыру эше йөкләнә.
1941 елның августында яңа уку елына мәктәп бинасы салынып бетә. Тик аның яшь директоры үз теләге белән фронтка китә. Сугыш кырында яраланып, аяксыз калып, икенче группа инвалид булып, күп орден-медальләр белән туган авылына әйләнеп кайта ул. Кайтуга, яраларыннан кан саркып торуга карамастан, яраткан эшен дәвам итә. Яралыларны сугыш кырыннан чыгаручы санитар, җан әсәре калмаган, аягы чәрдәкләнгән, ярты каны агып беткән, аңсыз, бомба чокырыннан казып чыгарылган солдатның гомерен саклап кала. Шундый мәхшәрдән исән калуына папабыз үзе дә ышанмый иде.
Папа сугышка киткәндә, дәдәм Виталийга 5 яшь, тутам Лида 1 атналык булып кала. Нәнәйнең үзенең дә хәле авыр булуга карамастан, Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән өч баланы, яннарына сыйдырып, тәрбиягә ала.
Папа-нәнәй, бик эшчән, намуслы, гадел, гади кешеләр булып, башкаларга авырлык килгәндә, һәрвакыт ярдәмгә ашыктылар. Папа авылдагы сугыш ветераннары арасында зур хөрмәткә лаеклы булса да, мин сугыш инвалиды, дип үзенә аерым игътибар таләп итмәде. Сугыштан соң үз көчләре белән ике тапкыр яңа йорт салалар. Мал-туар, кош-корт асрыйлар. Зур бакча, җиләк-җимеш үстерәләр, 25 баш умарта тоталар. Күчтәнәчне күрше-тирәгә, урамдашларга мулдан өләшәләр. Биш балаларын да эшчән, намуслы, ярдәмчел, нечкә күңелле, гадел итеп тәрбиялиләр.
Папа оста оештыручы иде, белемле укытучылар коллективы туплый. 500дән артык укучы 7 авылдан йөреп укыйлар. Мәктәп ике сменада эшли. Өченче сменада авыл яшьләре, кичке мәктәптә укып, урта белем алалар. Мәктәп тәрбия-белем бирү буенча гел алдынгы урыннарда була. Хезмәт тәрбиясе дә яхшы бирелә: мәктәп бакчасыннан тыш, куяннар үрчетәләр, җәй көне каз-үрдәк үстерәләр. Ул вакытта бездә укыган Татар Ялтаны авылыннан Минабетдинов Шакир - атказанган хирург, әтием укучысы, бездә гел була иде. Югары Кондратадан Иванов Владимир Васильевич та әтием укучысы, Татарстанның мәгариф министры булып эшләде. Саный китсәң бик күп алар.
Әтием Бөек Ватан сугышының җанлы тарихы булып, укучыларда Ватанга бирелгәнлек, тугрылык хисләре уятып, гомер буе патриотик тәрбия бирүгә зур көч куйды. Үзенең улы - дәдәм Виталий да Владивостокта өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң гына, Казан педагогия институтына көндезге бүлеккә укырга керде. Дүрт оныгы да армия сафларында хезмәт итеп, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәделәр. Оныгының улы Артем Уткин, Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайтуга, "Арабелла" теплоходының барлык членнары белән бергәләп, "Булгария" теплоходында һәлакәткә юлыккан кешеләрне коткаруда катнашып, зур батырлык күрсәтте. Аны медаль белән бүләкләделәр.
Ә дәдәмнең улы - ул чакта үзе дә бала - икенче класс укучысы Ильин Юра, Түбән Камадан авылга кунакка кайткач, үзеннән бер генә яшькә кече Ильин Иванның суга батканын күреп, аны үлемнән каткарып калды.
Папа һәрвакыт кешеләр белән аралашып яшәде. Төп эшеннән кала, гомер буе җәмәгать эшләре дә алып барды. Лаеклы ялга чыккач та, җәмәгать инспекторы вазыйфасын башкарып, ачык дәресләрдә булып, файдалы киңәшләрен биреп торды. Мәкаләләр, шигырьләр язып, редакцияләр белән тыгыз элемтәдә булды.
Сугышчан дуслары белән дә очрашып, хатлар алышып, аралашып яшәде.
Авыл тарихын язды. Дәдәм Виталий директор булып эш-ләгәндә, музей ачылып күп экспонатлар җыелды, авыл тарихына күп материаллар өстәде. Үзем дә 39 елга якын папам, дәдәм язган авыл тарихына бик күп материаллар тупладым. 12 бүлектән торган, авыл тарихына багышланган китап булачак, Алла теләсә.
Үземне белә башлаганнан бирле әтиемнең безгә кунакка килүче фронтовик дусларының сугыш турындагы истәлекләрен тыңлап үскәнгәме, мине дә Ватанның чын патриоты дияргә буладыр. Гомерем буе мәктәптә сугыш, тыл ветераннары белән очрашулар, кичәләр, телдән журналлар үткәрүгә зур көч куйдым. Укучылар белән сугыш юллары буйлап сәяхәтләрдә йөрдек, бигрәк тә, Курск дугасы - Белгород маршруты буенча сәяхәт күңелләрдә тирән эз калдырды. Землянкаларга төшеп, карап йөргәннән соң, үзеңдә тормышка караш үзгәрә, дөньяга икенче төрле итеп карый башлыйсың. Шук-шаян малайларның да йөзләре уйчанланды. Бу мәхшәр кабат кабатлана күрмәсен дип, куркып куясың.
Папаны сугыш яралары безнең арадан иртә алып китте. Зирәк, акыллы, горур, ярдәмчел папабыз дистә еллап протез аяк белән йөреп тә, беркайчан да зарланмады, оптимист булды.
Гомер бер генә. Безнең ул бөек батырлыкны истә тотуыбыз үлеләргә инде кирәкми. Ул безгә - тереләргә кирәк! Җирдә кеше булып яшәү өчен кирәк. Кояш көн дә чыгып балкып торсын, күгебез аяз булсын өчен кирәк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим