Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым Жондозы-2024»нең Гран-при җиңүчеләре билгеле булды

3 февральдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» фестиваленең Гала-концерты узды.

Фестивальнең матур традициясе буенча, Гала-концертны үткән елгы конкурсның Гран-при ияләре ачып җибәрде. Болар, 12нче «Туым җондозы» фестиваленең Гран-при иясе Казан шәһәреннән Сәид һәм Мәликә Насировлар. Концертны алып баручылар — Денис Михайлов, Анжелика Павлова, Иван Пугачев, Амелия Феофанова, бер-бер артлы яшь башкаручыларны һәм ансамбльләрне сәхнәгә дәшеп тордылар.  

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел 13нче тапкыр оештырылды. Конкурсның сайлап алу турлары 2023 ел азагына кадәр биш зонада узган иде (Кайбыч, Кукмара, Чистай, Әлмәт районнарында һәм Казан шәһәрендә). Сайлап алу турларында I дәрәҗә лауреат булган конкурсантларны жюри членнары бу елның январь аенда онлайн тыңлап, гала-концертта катнашу өчен барлыгы 20дән артык финалистны сайлап алган иде. 

Быел гала-концертта Тукай, Кукмара, Кайбыч, Теләче, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мендлеевск, Мамадыш, Зәй районнарыннан; Казан шәһәреннән; шулай ук күрше Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән фольклор коллективлар, солистлар чыгыш ясады. Финалистлар ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар. Аны солистлар һәм фольклор коллективлар арасында билгеләделәр.

Керәшен җыруларын башкаручы солистлар арасында Гран-при бүләгенә Кукмара районыннан Зоя Николаева ия булды, ә фольклор коллективлар арасында Кайбыч районыннан "Инешкәй" фольклор ансамбле лаек дип табылды. Иң яхшы солистка - 50 мең, ә коллективка 100 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырдылар.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече, жюри члены Павел Александров бүләкләде.

«Конкурсның иң яхшы этник костюмы» номинациясендә — Түбән Кама районыннан «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле каршында эшәп килүче «Җиз кыңгырау» ансамбле;

«Конкурс программасын башкарганда артистлык өчен» номинациясендә — Тукай районыннан «Борды-Чишмә» ансамбле;

«Конкурсның иң яхшы солисты» номинациясендә — Кукмара районыннан Алевтин Герасимов;

«Халык җырының иң яхшы аранжировкасы» номинациясе — Казан шәһәреннән Милана Шаймарданова;

«Конкурсның иң яшь катнашучылары» Кукмара районыннан — «Бөрлегәнем» фольклор ансамбле җиңде.

Шулай ук, конкурсның оештыручылары да, катнашучыларыбызга үзләреннән махсус Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр әзерләделәр.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән махсус бүләккә Егор Скворцов лаек булды. Аңа мәдәни үзәкнең тавыш яздыру студиясендә җыр яздырырга сертификат бирделәр.

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Кайбыч районының Зур Тәрбит авылыннан «Инешкәй» ансамбленә керәшен биюе, җыруы, культурасы буенча комплекслы мастер-класска сертификат тапшырды.

«Туганайлар» газетасы махсус бүләкне Башкортстанның Бакалы районыннан Рыцевы Ксения һәм Екатерина дуэтына бирде. Алар Валентина Максимова ясаган матур тамаксаларга ия булды.

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге Яна Шалаумовага тавыш яздыру студиясендә җыр яздырырга сертификат тапшырдылар.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале  «Безнең ил» җыры белән тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев