Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Шушы җыруымны саклап тоттым сезнең өчен генә лә җырларга...»

26 январьда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре. 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» дип исемләнгән ике җыр җыентыклары презентацияләнде.

Әлеге җыентыкларда Татарстанның Кайбыч һәм Кукмара районнарында узган фольклор-этнографик экспедицияләрнең материаллары теркәлгән. Басмаларда Мәлки һәм Кукмара керәшеннәренең музыкаль-шигъри культурасы үрнәкләре, этнографик очерк тәкъдим ителгән, шулай ук, керәшеннәрнең хәзерге йола культурасының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелгән. 


2019 елда Кайбыч районының Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Мәлки, Байморза, Кыр Буасы һәм Хуҗа Хәсән авылларында этнографик экспедиция булды. Экспедициянең җитәкчесе – этномузыкология белгече, татар музыка сәнгате факультеты деканы Лилия Сәрварова. Авылларда бик күп күлмәкләрне төшереп, 100дән артык традицион җыруларны яздырып алганнар. "Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе" җыентыгы авторы – Олы Тәрбит кызы, мәдәни үзәк хезмәткәре Марина Казакова.


2021 елда мәдәни үзәк хезмәткәрләре Кукмара районының Югары һәм Кече Чура, Поршур, Пчеловод, Үрәсбаш, Танькино, Югары Китәк авылларында яшәүче керәшеннәр белән очрашып, аларның фольклорын, милли үзенчәлекләрен, этник сәнгатен өйрәнде. Ул экспедициянең җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров. “Кукмара керәшеннәре” җыентыгы авторы – Тукай районы кызы, Казан дәүләт консерваториясе студенты – Лиана Самойлова. 

“Керәшеннәр бөтен Россия буенча таралып яши. Һәрбер керәшен авылының үз җыруы, көе, традицияләре бар. Бу мирасны без, үз йөзе белән,  күз карасыдай сакларга тиешбез. Нәкъ тә шушыларда безнең байлык һәм көч. Этнография һәм этнокультураны өйрәнеп, тамырларыбызга кире кайту эшен башкарабыз. Бары тик шул вакытта гына без үзебезне саклап кала алачакбыз. Европа илләренә йогынтысына бирелмичә, ничек бар, шулай үзебез булып калыйк. 
Керәшеннәрнең җырулары буенча фәнни эшләр, җынтыклар шактый, әмма, Кайбыч һәм Кукмара керәшеннәре буенча бернәрсә дә юк иде әле. Бу яңа җыентыклар башлаган эшне дәвам итәргә тагын да зур этәргеч булсын иде”, – дип сөйләде Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова. 


Төрле фольклор фестивальләрендә конкурсантларга үз төбәгенең, авылының җыруларын башкарырга кирәклеген ассызыкладылар. Бары тик шулай эшләгәндә генә, мәдәни мирас саклана. 
Людмила Белоусова, шулай ук, бу экспедицияләрне районнарда кабул иткән, оештыруда ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Болар: Кукмара районы Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнара Гәрәева, Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова, Село-Чура авылының “Карендәшләр” ансамбле җитәкчесе Светлана Тимофеева; Чүти авылы җирлеге башлыгы Петр Тараканов, Олы Тәрбит авылыннан “Тәңкәләр” ансамбле җитәкчесе Инна Драндрова, Иске Тәрбит “Сәүдияр” ансамбле җитәкчесе Любовь Тимофеева.
Чарада ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та катнашты. Ул әлеге җыентыкларның авторларына, редакция коллегиясенә рәхмәт белдерде.

“Бу җыентыклар йокысыз төннәр, зур юллар узып әзерләнелә. Аларда халык яратуы тупланган”, — диде Дмитрий Шипков. 


Кайбыч районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова белән Кукмара Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнара Гәрәева район администрацияләре исеменнән экспедицияләрне оештыручыларга һәм җыентыкларны басмага әзерләүчеләргә рәхмәт әйтеп, этнографларны үзләрендә тагын көтеп калуларын белдерделәр.

“Халык мирасы – төпсез кое, бездә әллә ниләр бар әле ул эзләнсәң, казынсаң”, –  диде Гөлнара Закирҗановна.  


Чараның иң матур һәм дулкынландыргыч мизгелләре Кайбыч районының «Сәүдияр» (Иске Тәрбит), «Тәңкәләр» (Олы Тәрбит), Кукмара районының «Карендәшләр»(Село-Чура), “Тиңдәшләр”(Кызыл тау)  фольклор ансамбльләренең үз төбәкләре җыруларын һәм биюләрен башкаруы булды.

 


Һәр басма 100 данә тираж белән чыккан. Җыентыклар халык музыкаль культурасы өлкәсендәге белгечләр, югары һәм урта уку йортларының профиль факультетлары укытучылары һәм студентлары, фәнни хезмәткәрләр, фольклор коллективлары җитәкчеләре һәм катнашучылары, халык музыкаль сәнгате белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр, ди авторлар.
Чара кысаларында керәшен мәдәнияте һәм тарихы буенча китап күргәзмәсе оештырылды, Кайбыч һәм Кукмара районнары керәшеннәренең хатын-кызлар костюмнары комплекслары күрсәтелде.

(Сулда - Кукмара керәшеннәре, уңда Кайбыч керәшеннәре киеме)


Чарада, шулай ук, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, музыка уку йортлары хезмәткәрләре, керәшен җәмәгатьчелеге катнашты.
Узган 2022 елда мәдәни үзәк Зәй районының керәшен авылларында да этнографик экспедияциядә булды. Аның нәтиҗәләре буенча да җыентык бастырырга уйлыйлар. Быел исә, шундый экспедиция Балык Бистәсе районына планлаштырыла. 


Кичә "Шушы җыруымны саклап тоттым сезнең өчен генә лә җырларга..." дигән исем астында узды. Шулай, карендәшләр, сезләр дә, безләр дә бу мирасны сакламасак, читләргә ул кирәк түгел. Һәрнәрсә үз кулыбызда, дөньялар гына имин булсын!

Тулы ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев